Газетага язылу

Казанның атаклы эшмәкәре, элекке Дума депутаты вафат булган

Татарстанның туксанынчы еллардагы иң атаклы, үзе тирәсендә шау-шу тудырырга яраткан кешеләреннән берсе – Сергей Шашурин 70 нче яшендә вафат булган.

Бу хакта “KazanFirst” “Бизнес Online” мәгълүматларына таянып яза. Эшмәкәрнең үлеме сәбәбе турында әйтелмәгән. Шашурин 1957 елның 12 гыйнварында Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсендә туган. Казанның “Таң” социаль-икътисадый үсеш ассоциациясенә һәм шул исемдәге акционер җәмгыятенә җитәкчелек иткән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 1995 елда – икенче чакырылыш Дәүләт Думасына, 1999 елда – өченчесенә үткән.

Казанда гына түгел, аннан читтә дә яхшы мәгълүм шәхес. Кайберәүләр әйтүенчә, Казандагы беренче лимузин нәкъ менә шуныкы булган, ул үзвакытында күп кенә кешеләргә ярдәм иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре