Казанның яңа прокуроры итеп Илдар Исмәгыйлев билгеләнде

Әлмәтнең элеккеге прокуроры Илдар Исмәгыйлев Казан прокуратурасын җитәкләячәк. «Татар-информ»га билгеле булганча, бүген аны яңа коллективка тәкъдим иткәннәр.

Исмәгыйлев 1979 елның 20 ноябрендә Мамадышта туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча белемне В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) алган.

Илдар Исмәгыйлев карьерасын 2002 елда Татарстанның Мамадыш районы прокуроры ярдәмчесе вазифасыннан башлый.

2009 елда аны Казан прокуроры ярдәмчесе итеп билгелиләр, ә 2010 елда — Татарстан башкаласы прокурорының өлкән ярдәмчесе була.

2014 елдан ул Татарстан прокуратурасының Федераль куркынычсызлык, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизм һәм терроризмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеген җитәкли. Ә 2023 елда Исмәгыйлев Әлмәт прокуратурасын җитәкләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре