Казанның иң “өлкән” күпере “янып” торачак

Казанның иң “өлкән” күпере – Болак елгасы Лебедев күпере яңартылачак һәм ул яктыртылып торачак. Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында шул хакта хәбәр ителгән, дип яза “Татар-информ”.

“Мәдәни мирас объекты – Болак елгасы аша салынган Лебедев күперендә, төнге сәгатьләрдә тагын да күркәмрәккә әйләнсен өчен, яктырткыч җиһазлар урнаштырылачак. Бу эш мәдәни ядкәрнең үзенчәлекләренә, иминлегенә, ныклыгына йогынты ясамаячак”, – диелгән документта.
Мәдәни ядкәрнең конструкциясендәге кимчелекләр турыдан-туры күпер стеналарына яктырткыч җиһазлар урнаштыру мөмкинлеге бирмәгәнлектән, иң элек аны төзекләндерү-реставрацияләү эшләрен башкарырга туры киләчәк.
Лебедев күпере Казандагы күперләрнең иң “өлкәне” булып тора. Аны төзү 1901 елда башланып, 1907 нче елда гына тәмамланган. Озынлыгы – 40 метр чамасы. Уртасы –зур гөмбәз рәвешендә. Лебедев күпере – Болак елгасында таштан салынган бердәнбер күпер. Калганнары тимер бетоннан эшләнгән. Мәдәни ядкәрнең архитекторы – Лев Хрщонович.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре