Газетага язылу

Казанның Җиңү проспектында трамвай түбәсенә ут капкан

Кыска ялганыш килеп чыккан. Бүген иртәнге унынчы яртыда Җиңү проспектындагы 226 а йорт тирәсендә 5нче трамвайның түбәсенә ут капкан.

Сәбәбе – электр уты чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килү, дип яза Вечерняя Казань” “Метроэлектротранс” мәгълүматларына таянып. Йөртүче, трамвайны туктатып, пассажирларны тиз генә төшергән дә янгынны үзе сүндергән. Зыян күрүчеләр юк. Трамвайны депога алып киткәннәр. Трамвайлар хәрәкәте торгызылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре