Газетага язылу

Казанның кадерле кичләре: башкалада җәйге милли проектлар башлана

Казан җәй буе кайнап торачак. Шәһәр мэриясе җәйге милли проектларын башлый. 5–6 ел дәвамында тормышка ашырыла торган чаралар быел да башкала халкын һәм туристларны, кунакларны үзенә җыяр дип өметләнә Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Казанның кадерле кичләре: башкалада җәйге милли проектлар башлана

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» урынын үзгәртә

Әлеге проект халык арасында иң популяр чараларның берсе. Ул үзенә елдан-ел күбрәк кеше җыя. Биючеләре дә, карап торучылары да җитәрлек. Моңарчы ул Кабан күле буенда бик матур урында, Камал театрының элеккеге бинасы янәшәсендә уза иде. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» Камал театры белән бергә «күченергә» булган. Биюләр яңа бина каршындагы мәйданда, шулай ук бик матур урында дәвам итәчәк. Күченүнең тагын бер сәбәбе – Кабан күле буенда төзекләндерү эшләре башланырга тиеш.

Быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы икәнлеген истә тотып, оештыручылар «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында республикада яшәүче башка милләт вәкилләренең биюләрен дә кертергә булганнар. «Мондый үзгәреш бары тик быел гына», – дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова. Сезон 4 июньнән ачыла. Ул һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә башлана.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысасында «Бию көрәше» дә узачак. Быел аны ике тапкыр оештырырга теләгәннәр – профессиональләр һәм үзешчәннәр өчен. Ләкин финанслар кытлыгы идеяне тормышка ашыруны чикли. Чара үзешчәннәр арасында бер тапкыр гына һәм 30 августта – Республика көнендә үткәреләчәк.

Ә ни өчен әле биергә генә? Җыелышып җырлашырга да мөмкин бит. Оештыручылар Казан халкын җырлатып та карарга уйлый, әлегә эксперимент рәвешендә. «Әгәр идея уңышлы килеп чыкса, алга таба дәвам иттерү турында да уйларга мөмкин булачак», – дип белдерде Гүзәл Сәгыйтова.

«Байтирәк» проекты остаханәләргә чакыра

«Байтирәк» проекты быел бишенче тапкыр оештырыла. Әлеге чара үзенең үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Урыны үзгәрми – Казанның Горький ял паркы. «Проектның концепциясен корган вакытта, халыкларны нәрсә берләштерә, дигән сорауга җавап эзләдек. Андый факторлар искиткеч күп һәм шуларның берсе – су. Татарстанда елгалар шактый һәм аларның бишесе бик зур. Су безне ничек берләштерә? «Байтирәк» проектында без шул серләрне ачарга, шулай ук суга бәйле йолаларны күрсәтергә телибез», – ди проект авторы Фәнзилә Җәүһәрова.

Оештыручылар бик күп остаханәләр эшләячәк дип вәгъдә итә, чара быел өч сәгатькә сузыла. Татарстандагы елгаларның исемнәрен сигез телдә дә күрсәтергә җыеналар. Милли ризыклар пешерү, уеннар уйнау да күздә тотыла. Ике семинар да үткәрелә. Әлеге чара төрле милләт вәкилләре хакында күбрәк белергә ярдәм итә, аларны бер-берсеннән йолаларына, көнкүреш әйберләренә карап аерырга да өйрәтә. «Байтирәк» проектын уздыру 15 июльдә 18.00 сәгатькә планлаштырылган.

 Үзебезгә алмаш әзерлибез

«Алмаш» гаилә проектының максаты – татар телен белгән, татар рухында яшәүче гаиләләрне берләштерү. Узган ел ул «Московский» мәдәният үзәгендә үткән иде. Быел урынын үзгәртә. 2 июнь көнне 16.00 сәгатьтә гаиләләрне «Туган авылым» комплексында көтеп калалар. «Балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә бик күп кызыклы һәм бушлай остаханәләр узачак. Чәкчәк ясарга да, кул эшләренә дә өйрәтәбез, лекцияләр дә, интерактив та була. Бу – бөтен гаилә өчен татар телендә оештырыла торган чара», – ди Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

Шәһәр мэриясе туган телебезне саклау һәм үстерү буенча да берничә проект тәкъдим итә. Шуларның берсе – татар теле курслары. Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән елына шундый 12 курс оештырыла. Татар телен өйрәнүгә һәм милли мәдәниятне үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел анда Татарстан башкаласында яшәүче башка милләт вәкилләре – чуаш, удмурт, мари, мордва һ.б.лар катнаша ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре