Бу атнада “Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәге (Кремль Яр буенда, “Урам” паркының футбол кырлары янәшәсендә урнашкан) теләгендә булган барча кешене бушлай чараларга чакыра.
15 июльдә 19.30 сәгатьтә зумба буенча мастер-класс үткәрелә. Анда катнашучылар дәртле музыка ярдәмендә кәеф-рухларын яхшырта алачак.
16 июльдә 20.30 сәгатьтә кунакларны “Баба Яга. Спасает мир.” комедиясе көтә. Кино ачык һавада күрсәтеләчәк.
17 июльдә 19.30 сәгатьтә сальса һәм бачата биюләре буенча мастер-класс узачак. Оештыручылар биергә өйрәнергә теләүчеләрнең, гомумән, вакытын бик күңелле итеп уздырырга теләүчеләрнең барчасын чакыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез