2025 елның ноябренә кадәр Казанда меңнән артыграк объектта – урамнар, юллар, парк-скверлар, йорт фасадларында, ишегалларында яктырткычларны төзекләндерәчәкләр. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга Татарстан бюджетыннан 142,5 миллион сум юлланачак. Дәүләт сатып алулар порталында шул хакта хәбәр ителгән.
Эшләр бөтен шәһәр буенча барлыгы 1010 участокка кагыла. Ремонт эшләренә керешкәнче, подрядчы иң элек заказчы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хәрәкәтне оештыру схемасын килештерәчәк һәм, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, эш зоналарын киртәләп-чикләп куячак.
Барлык эшләрне киләсе елның 10 декабренә кадәр төгәлләү күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыруга Юл эшләре программаларын финанслау дирекциясе җавап бирә. Ул урамны яктырту эшләрен вакытында һәм тулы күләмдә башкарылуын контрольдә тотачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республикада "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез