Бу хакта “КП-Казан” яза.
Республика башкаласында берничә яңа кунакханә һәм торак йортлар проектлары расланган. Алар арасында – Зур Кызыл урамында 7 номерга исәпләнгән мини-кунакханә һәм Курашов урамында 21 номерга исәпләнгән кунакханә-эшлекле комплекс. Нур Баян, Димитров, Адмиралтейство, Мәҗит Гафури, Тукай һәм Толстой урамнарында торак йортлар төзү күздә тотыла. Комиссия шулай ук инфраструктура һәм төзекләндерү проектларын: Карл Маркс урамында транспорт инфраструктурасы, Бауман урамында ишегалды мәйданчыгын җәмәгать туклануы урыны итеп реконструкцияләү, Беренче Май урамындагы сәүдә объектын төзекләндерү, Рәхмәтуллин урамында 1841 елгы Пискунов йортының тарихи флигельләрен торгызу, Горький паркына төшү юлын төзекләндерү проектларын караган. Моннан тыш Свияжск, Алабуга, Чистай һәм Болгар шәһәрләрендә төрле проектлар хупланган.
Рөстәм Миңнеханов барысының да территорияләрнең тарихи йөзен һәм мәдәни мирас объектларының кыйммәтен саклап калырга тиешлеген басым ясап әйткән. Ведомствоара комиссия 2011 елдан бирле эшләп килә. Ул Татарстан шәһәрләренең тарихи үзәкләрендәге төзелешне контрольдә тота. Барлык проектлар, уникаль мохитне саклау өчен, мәҗбүри төстә карап тикшерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез