Очрашуны башлап, Касыйм-Жомарт Токаев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына яңадан сайлануы белән котлады һәм аңа Казахстан-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуда актив катнашуы, Казахстан һәм Татарстан төбәкләре арасында үзара файдалы партнерлыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәр итә.
«Без 12 ноябрьдә Мәскәүгә дәүләт визитына әзерләнәбез. Бу безнең мөнәсәбәтләрдә мөһим вакыйга дип саныйбыз. Хезмәттәшлекнең алга таба барышына җитди уңай йогынты ясаячак мөһим документларга кул куелачак. Мин сезнең Төньяк Казахстан һәм Костанай өлкәләрендә булуыгызны беләм. Сезнең Казахстан территориясендә предприятиеләр җәелдерү буенча планнарыгыз бар. Без бу планнарны хуплыйбыз. Без һәрвакыт Татарстанның Казахстандагы барлык башлангычларына ярдәм итәчәкбез», – диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов Касыйм-Жомарт Токаевка Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм Казахстанның республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын билгеләп үтте.
Икътисадый хезмәттәшлек ышанычлы үсеш күрсәтә. Узган елда Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 760 млн доллар тәшкил иткән. 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча ул узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 45%ка арткан.
Татарстан компанияләре Казахстанда актив эшчәнлек алып бара. Зур йөкле автотехника базары – «КАМАЗ» компаниясе өчен тарихи яктан иң зур һәм перспективалы базарларның берсе. Бүген илдә «КАМАЗ-Инжиниринг» җыю производствосы эшли, чыгарыла торган продукциянең локальләшү дәрәҗәсен арттыру, дилерлык челтәрен һәм сервис үзәкләрен үстерү, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, төбәкара элемтәләр бай көн тәртибе белән аерылып тора. Узган елның ноябрендә Татарстанга – Абай өлкәсе делегациясе, быелның февралендә Атырау өлкәсе делегациясе килде. Ә бу атнада Казан Төньяк Казахстан өлкәсеннән кунаклар кабул итте.
Татарстан Казахстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Рөстәм Миңнеханов Казанда - Казахстанның Генераль консуллыгы, ә Астанада Татарстан вәкиллеге уңышлы эшләп килүен искәртте. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында ике яклы килешү гамәлдә. Казахстанның кайбер өлкәләре белән килешүләр имзаланды. Казан, Астана һәм Алматы арасында даими рәвештә авиа- һәм тимер юл бәйләнеше гамәлгә ашырыла.
Гуманитар элемтәләр актив үсә. Татарстан югары уку йортларында меңнән артык Казахстан студенты белем ала. Татарстан казахларының милли-мәдәни автономиясе республика тормышында актив катнаша. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Казахстандагы татар җәмәгатьчелегенә ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Очрашу барышында яклар Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Казахстан арасында күп планлы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуда үзара кызыксынуларын расладылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез