Казырга түгел көтәргә: Татарстанда бәрәңге ала башладылар

Җиләк-җимеш, ашлык уңышын сөенә-сөенә җыйган авыл халкы, игенчеләр акрынлап бәрәңге алуга кереште. «Икенче икмәк»нең дә уңышы мулдан. Үзенә ашарга да, бала-чагасына күчтәнәчкә биреп җибәрергә дә, артканын сатарга да җитәрлек. Тик яңгырлар күп яуганлыктан, авыру эләкмәсен дә череп әрәм булмасын, дип борчылучылар да бар. Ничек саклыйсы? Быелгы һава шартларында уңышны кайчан алу отышлырак? Бәрәңгене ничә сумнан саталар? Без шул хакта белештек.

Мул уңыш

Мамадыш районының Норма авылында яшәүче Фатыйховлар гаиләсе узган ялларда эшне бетереп тә куйган.

– Былтыр бәрәңгене 19 майда утырткан булганбыз, быел – 8 майда. Нәкъ 90 көн узуга алдык. Иртә утырткангадырмы, уңыш яхшы чыкты. Эре бәрәңге бик күп быел, – дип сөйли Фирдәүсә Фатыйхова. – «Ранний» бәрәңге дә утырткан идек, 60 көн узгач, аны алып ашый да башладык. Ул вакытта ук эрелегенә сөендек.

Узган елгы белән чагыштырганда, быел уңыш яхшырак, ди алар.

– Әз-мәз черекләре чыкты, ләкин ул кадәр зыянлы түгел. Алай гына ел да була инде ул. Базга салгач нишләр тагын... Тагын бер кат аралагач кына урнаштырып куячакбыз, – ди Фирдәүсә ханым. – Яңгыр күп яуды бит быел. Шуңа да бәрәңге алу эшен озакка сузмадык. Без алып бетерүгә, тагын тоташ яңгырга китте бит әнә.

Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында яшәүче Әлфия Гыймадова да уңышның шәп булуын әйтте.

– Безнең авылда бәрәңгене бик иртә – апрель ахырларында ук утырталар. Без үзебез май башында җир куенына салган идек. Узган атнада җыеп алдык. Авылдашлар да, дәррәү кубып, уңыш җыя башлады. Ә уңыш шәп! 5 чиләк утыртып, 60 чиләк бәрәңге алдык. Кызым: «Әни, бәрәңгедән мондый уңыш алганыбыз юк иде әле», – ди. Күршеләрнең уңышы тагын да шәбрәк, чөнки бакчалары безнекенә караганда да яхшырак, – ди ул.

Арча районыннан Гөлгенә Гыйниятова да узган ялларда бер бакчадагы бәрәңгеләрен алып, сарайга «ял итәргә» кертеп куюларын әйтте.

– Тагын бер бакчадагысы үсә әле. Уңыш бик әйбәт. 11 чиләк бәрәңге утырткан идек, 48 капчык җыеп алдык. Бер төптән 19–21 бәрәңге чыкты. Сортын белмим. Әнә безнең «Кырлай» хуҗалыгы да сатуга әзерли. Аларныкы да – бик әйбәт сорт. Үзе ак, үзе ярмалы, – ди ул.

Инде бәрәңгеләрен алып, уңышларына сөенеп туя алмаучылар белән беррәттән, сабыр итүчеләр, елдагыча, сентябрьне көтүчеләр дә бар.

– Бездә сабаклары ямь-яшел әле. 24 майда утырткан идек, елдагыча 13–14 сентябрьдә генә алырбыз, дип торабыз. Әткәй-әнкәйләрдән калган гадәт инде ул, шуннан тайпылганыбыз юк. Бәрәңгесез дә калганыбыз булмады. Кешеләрдә уңмаса да, бездә һәрвакыт яхшы була, – диде Зәй районының Дүртмунча авылыннан Әнисә Хәсәншина.

Кукмарадан Фирдәвес Хәбибуллина исә, яңгырлар бәрәңгене черетер, дип борчыла.

– Яңгырлар китте бит әле. Сабаклары көеп, саргаеп беткән иде инде. Алданрак ала алмый калдык. Хәзер бакчага керә торган түгел. Бу арада көн дә яңгыр. Бәрәңге чери башламас микән инде? – диде ул.

Иртә алган отармы?

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева аңлатуынча, сабакларның иртәрәк саргаеп кибүенә авыру сәбәпче булган.

– Быел бәрәңгедә бездә сирәк була торган антракноз дигән авыру килеп чыкты. Ул сабакларын тиз корытты. Сәбәбе – артык дымлы һәм эссе һава торышы. Фитофторага охшаган авыру, тик аның белән бутарга кирәкми. Бәрәңгегә зыяны булмас, дип өметләнәбез. Ләкин антракноз җирдә яши торган гөмбәчекләр хасил итә, шуңа күрә, мөмкинлекләре бар икән, киләсе елда бәрәңгене башка участокка утырткан очракта яхшы булачак, – диде ул.

Белгеч әйтүенчә, иң уңышлысы – бәрәңге сабагын хәзер чабып, уңышын ике атна тотып алу.

– Әлегә көннәр җылы тора. Базга төшерергә дә иртәрәк шикелле. Аннан соң җир дә юеш бит әле. Мондый шартларда бәрәңгенең кабыгы өлгереп бетә, ныгый һәм ул яхшырак саклана. Уңышны коры һава торышында җыеп алу да яхшырак. Шуңа күрә мин бәрәңгене сентябрьнең беренче-икенче атнасында алырга тәкъдим итәм. Синоптиклар да ул вакытта көннәр коры булыр дип өметләндерә, – ди Фәния Җамалиева. Ә саклаганда иң мөһиме – вентиляция. Шуңа күрә тирән базның авызы 5 градуслы суыкларга кадәр бераз ачык торса да ярый. Бәрәңге 2–3 градус җылыда яхшы саклана. Ә сабаклары яшел булган кешеләргә ашыкмаска киңәш итәм. Мондый бәрәңгеләр үсә, ныгый, алдан алудан файда юк. Җылыда ашыгып алып, базга салып куюның мәгънәсен күрмим. Әгәр бәрәңгегез яшел сабаклы икән, алыр өчен «әбиләр чуагы»н көтегез.

Уңышы күп бәясе түбән

Буа районың Кишер Аксуы фермеры Фирдүс Салаватуллин да уңышның шәп булуын, тик фермерлар өчен моның бик үк яхшы түгеллеген әйтте.

– Ашлык, яшелчәнең күп булуыннан безгә файда юк. Чыгышы аз булса, бәясе отышлы була. Без күпләп сатканда 18–20 сумнан җибәрәбез. Казанда югарырак бәядән саталардыр. Узган ел 30 сумнан җибәрә идек, чөнки уңыш аз булды. Язын бәрәңге бәяләре бик нык «уйнап» алды. Саклап саткан кеше бик нык отты. Тик безнең андый мөмкинлек юк. Иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге үстерәбез дә тиз арада сатып бетерәбез. Шәхси хуҗалыкларда бәрәңгенең бер килосын 15 сумнан саталар. Яшермим, черекләре дә очрый. Бөтен кеше шулай зарлана, – диде ул.

Фермер 14 гектар мәйданда бәрәңге үстерә. Аны елдагыча июль уртасында ала башлаганнар, хәзергә бик азы гына калган. Уңыш гектарыннан 26 тонна чыга.

– Быел халык бәрәңгене бигрәк иртә ала башлады бит. Башка елларда сентябрь урталарында гына җыялар иде, – диде Фирдүс Салаватуллин

Сездә бәрәңге уңышы ничек?

Фидаил Кадыймов (Әтнә районының Ары авылы):

– Моңа кадәр сабаклары яшел торды, әле менә шушы берничә көндә генә төсен үзгәртә башлады. Уңыш әйбәт булырга охшап тора, чөнки бәрәңге алмасы бик күп булды. Черемәсә ярый инде, яңгырлар бик күп яуды бит. Болай ашарга алабыз инде. Бик тәмле, сары эчле безнең бәрәңге. Узган ел сентябрьнең унында алганбыз, быел да шулай булыр дип торабыз. 18 майда утырткан идек. Элек уңыш җыеп бетергәч, авылдагы балалар белән җыелышып, бәрәңге пешерү гадәте бар иде. Кабыгы белән күмердә чиләк каплап пешерелгән бәрәңгене шулай атыйбыз. «Хәтәли» бәрәңгесе дә безнең авылда гына. Элек Арыда Хәтәли кушаматлы Мөхәммәтгали исемле хәлле бабай яшәгән. Ул бәрәңгене урталай ярып, табага май салып пешерә торган булган. Кетердәп торган бу ризыкны «Хәтәли» бәрәңгесе дип йөртә башлаганнар.

Эльвира Шәрипова (Кукмара районының Югары Арбаш авылы):

– Уңыш бик әйбәт, ләкин яңгырлы булганга черекләре дә бар. Безнең авыл ел саен шулай иртә чыга бәрәңгегә. Сабагы корыган, бәрәңгесе аерылган, җирдә тотудан барыбер файда булмас иде. Шуңа күрә вакытында алып, урнаштырып куйдык.

Хәйдәр Сибгатуллин (Яшел Үзән районының Бәчек авылы):

– Безнең авылда халык бәрәңгегә чыкты инде. Үзебез дә узган атнада казып алдык. Сабаклары көйгән, үсәрлеге калмаган. Бәрәңгесе дә сабагыннан аерыла. Быел бәрәңге узган елдагыдан иртәрәк өлгерде. Уңышы да яхшырак, без бик канәгать. Исәнлек белән ашарга насыйп булсын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре