Бу атна ахырында Татарстан авыллары һәм район үзәкләрендә Сабан туйлары гөрләячәк. Димәк, көрәшчеләр өчен дә «урак өсте» башлана. Аларның бу чорны көтеп алулары аңлашыла инде. Электән үк иң шәп бүләкне Сабан туе батырына әзерләгәннәр. Бүгенге көрәшчеләр өчен бүләк кадерлерәкме икән, батыр исемеме?
– Көрәшчеләр өчен икеләтә җаваплы чор башлана. Аллага шөкер, көрәшебезгә игътибар зур, келәм тирәсенә халык җыела. Димәк, матур итеп бил алышырга кирәк. Кемгә ничектер, билгеле, әмма минем ел да иң көтеп ала торган бәйрәмем ул Сабан туе. Яшь көрәшчеләр өчен җавап бирә алмыйм. Алар милли бәйрәмебезнең тарихын, әһәмиятен, мәгънәсен аңлап көрәшәдерме, юктырмы – бу турыда үзләреннән сорарга кирәк.
Елдагыча, Теләчедәге Сабан туе келәменнән башлап җибәрергә исәпләп торам. Аннары Алексеевск районына барып көрәшергә уйлыйм. Алда әле Федераль Сабан туйлары, дөнья чемпионаты көтә. Аларына инде өлгерә алганча, барысында да көрәшеп бетереп булмас. Әллә кайларда көрәшеп, әллә нинди зур бүләкләр отарга була, ләкин иң кадерлесе – туган якта батыр калу. Теләчедә, ялгышмасам, 12 тапкыр батыр калдым. Гомумән, көрәшче батыр исеме өчен бил алышсын иде ул.
Радик Сәлахов (Зәй):
– Быел сезонны үзебезнең келәмдә – башта Зәйдә, тугызы көнне туган авылым – Сармашбашта көрәшеп башларга иде. Аннары бәлки башка авылларга да чыгармын. Ә Россия күләмендә уздырылачак бәйрәмнәргә барырмынмы, юкмы – анысын әлегә уйламадым.
Минем өчен иң күңелле чорларның берсе инде ул. Күптән күрмәгән дус-туганнар белән очрашу, келәмдәшләрне күрү... Рәхәт инде, кыскасы. Яшь көрәшчеләргә дә Сабан туйларының рәхәтен һәм кадерен белергә киңәш итәр идем. Аллага шөкер, безгә игътибар һәм кадер-хөрмәт бар әле. Көрәшне караучылар да җитәрлек, бүләкләре дә яхшы, дигәндәй. Көрәшне яратырга кирәк!
Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы):
– Быел, Ходай кушса, барлык төп Сабан туйларында да көрәшергә иде исәп. Әлегә санын әйтә алмыйм, җитешкәнчә булыр инде. Көрәшче, авырса да, имгәнсә дә, келәмгә чыгарга әзер инде ул. Аеруча Сабан туе келәменә. Татарның җан бәйрәме бит ул!
Кызганыч, хәзер заманалар үзгәрде. Элек батыр даны якын-тирәләргә тиз тарала иде, спортка катнашы булмаган кешеләр дә ишетеп белә иде. Хәзер алай түгел кебек. Гомумән, спортка игътибар кимеде сыман. «Рәхмәт өчен аяк-кулларыгызны сындырып йөрисез инде», – дип тә әйтүчеләр бар. Көрәшчеләр үзләре яки көрәшче туганнары булган кешеләр, электән көрәшне яратучылар гына күрә, белә спортчыны. Келәм янына да кеше күп җыела дип әйтә алмыйм. Хәер, барысы да чагыштырмача инде.
Ә көрәшчеләргә игътибарга килгәндә, кешегә күпме булса да, җитми бит ул. Әмма, тагын да яхшырак булса, көрәшчеләр саны да артыр иде, көрәшебез дә үсәр иде.
Булат Мусин (Чистай):
– Чистай Сабан туеннан башланып китәр дип ниятләп торам. Алдагысын күз күрер. Сабан туе көрәшчеләр өчен икеләтә бәйрәм инде ул. Беренчедән, ярышасың. Икенчедән, көрәшче танышлар, дуслар белән очрашасың. Шәхсән минем өчен һәр көрәш ярышы – бәйрәм ул. Сабан туен да мин ярыш буларак кабул итәм. Җәйге бәйрәмнәр чоры – көрәшчеләр өчен сынау вакыты кебек.
Хәзер Сабан туйлары матур, рәхәт уза. Аллаһка шөкер, көрәш караучылар да күп. Милләтебез яшәгәндә, көрәш бетмәс, аңа игътибар кимемәс. Көрәшчеләргә әзерләнгән бүләкләрдән дә һич зарланырлык түгел. Күп Сабан туйларында төп бүләк итеп машина куела. Иганәчеләр күп, көрәшне зурлаучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Элдар Хәмитов (Чаллы):
– Сабан туйларына әзерләнәбез. Бар да яхшы булса, Чаллыда көрәшергә иде исәп. Кертсәләр, әле аның бит ул ягы да бар, башка районнарга да барасы килә. Милли бәйрәмнәрдән тыш, Пермьдәге билбаулы көрәш буенча Россия Чемпионатында катнашырга җыенам.
Көрәшче буларак, безнең Сабан туйларыннан канәгать мин. Билгеле, төрлечә була инде. Әйтик, кайдадыр келәм янына да керерлек булмый, бүләкләре дә шәптән әзерләнә. Район үзәкләрендә, шәһәрләрдә көрәшне аеруча яратып карыйлар кебек. Анда җан атучылар да күбрәк, ул безнең өчен шулай ук мөһим бит.
Раил Сәлахетдинов (Лаеш):
– Быелгы Сабан туйларында катнашмыйм, ял итәм. Гомумән, сезон буе көрәшмәдем. Алла боерса, киләсе сезонда Муса Җәлил турнирыннан яңадан көрәшә башларга дип торам. Яңа көч, яңа планнар белән. Ә болай, Сабан туйларына барып, келәмнең икенче ягыннан күзәтеп торырга уйлыйм.
Без шулай тәрбияләнгән микән, ләкин Сабан туенда көрәшү башка ярышларда катнашуга караганда кадерлерәк кебек. Бигрәк тә үз авылыңда бил алышу. Ә инде батыр исеме кадерлерәкме, бүләгеме, дигәндә, кемгә ничек бит. Кемдер Сабан туйларында көрәшеп йөрүне «шабашка»га саный. Башкача булмый да ул. Көрәшчегә дә ашарга кирәк бит! Гаиләң, ипотекаң булса, бигрәк тә. Ә болай, бер-ике машина отсаң, ярдәме тиеп куя. Заманасы шундый булганга көрәшче гаепле түгел инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез