Кемгә түлисе, кемгә – юк: узган елгы керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга кирәк

Татарстанда миллиардерлар арткан. Хәзер алар – 37 кеше. Бу хакта журналистларга Cалым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтте. Ул 30 апрельгә кадәр узган елда алган керемнәр өчен салым декларациясе тапшырырга кирәк икәнен искә төшерде. Байлар белән беррәттән, гади халык та хисап тотачак.

– 2024 ел өчен декларация кампаниясе тәмамланырга бер атна вакыт калды. Узган ел алган керемнәр өчен 30 апрельгә кадәр декларация тапшырырга кирәк, – диде җитәкче Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта. – Шунысы да мөһим: тиешле вакытта декларация тапшырмаган очракта, салым органнары салымны үзләрендә булган мәгълүмат нигезендә исәпләячәк. Керемнәре турында вакытында хисап тотмаучыларга кимендә 1 мең сум күләмендә штраф яный.

Марат Сафиуллин әйтүенчә, декларация тапшыруның иң җиңел ысулы – салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалану. «Анда милек һәм транспорт чаралары турында кирәкле мәгълүмат, төрле белешмәләр алырга, декларация буенча тикшерү барышын күзәтеп барырга, салым күләмен ачыкларга мөмкин, – ди ул. –  Былтыр Татарстанда яшәүчеләрнең 96 проценты салым декларациясен шәхси кабинет аша гына юллаган.

2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, салым органнарында 236 меңнән артык декларация теркәлгән инде. Шуның 23 мең чамасы физик затлардан килеп ирешкән. Алар казнага 1,5 миллиард сум акча түләячәк. «Ә декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча республика бюджетына 5 миллиард сумнан артык акча керәчәк дип фаразлана. Бу узган елга караганда күбрәк. Былтыр әлеге сумма 4 миллиард сум күләмендә фаразланды», – диде Марат Сафиуллин.

Керемгә кайсы очракта салым түлисе юк икәне дә билгеле.

– Физик затларга милекне мирас итеп алганда, хосусыйлаштырганда, якын туганыннан бүләк буларак яки рента килешүе буенча алганда, бердәнбер торакка өч ел хуҗа булып торганда, салым декларациясе тутырырга кирәкми. Калган барлык очракта да милек бер кешедә биш ел һәм аннан да күбрәк вакыт теркәлгән булырга тиеш, – диде Марат Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, күпме вакыт хуҗа булып торуга карамастан, бәясе 1 миллион сумга кадәр милек һәм 250 мең сумга кадәр транспорт чаралары өчен дә салым салынмый. Әмма бу сату-алу килешүенә теләсә нинди бәя язарга ярый дигән сүз түгел. Салымчылар милекнең кадастр бәясен исәпкә ала.

Бу елның яңалыгы да бар. «2025 елның 1 гыйнварыннан салым керемнәрнең прогрессив шкаласы буенча салына. Бу дөрес тә: күбрәк акча эшләүчеләрнең социаль җаваплылыгы да зуррак булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, республикада яшәүчеләрнең күпчелегенең еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмый. Алар 13 процент күләмендә салым түли», – диде Марат Сафиуллин. Ул Татарстан байлары турында да әйтте. «Республикада елдан-ел хәлле кешеләрнең саны да, аларның керемнәре дә арта. 2023 ел декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 30 миллиардер булса, былтыр аларның саны 37 гә җитте», – диде Марат Сафиуллин. Татарстанда яшәүче 1083 кеше былтыр 20–50 миллион сум, тагын 683 кеше 50 миллион сумнан да күбрәк керем алган. Сүз уңаеннан, соңгыларына салым ставкасы 22 процент тәшкил итәчәк.

Марат Сафиуллин шуны да искәртте: 30 апрельгә кадәр узган ел алган керемгә салым декларациясен генә тапшырып бетерергә кирәк, бу таләп салым чигерүләренә кагылмый. «Әлеге төр түләүне алу өчен, декларацияне ел дәвамында юлларга мөмкин», – диде ул. Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүчеләр салым чигерүен алу хокукыннан еш файдалана. Былтыр Татарстанда физик затлар салым чигерүе буларак 14,5 миллиард сум акчасын кире кайтарган. Бу алдагы елга караганда 800 миллион сумга күбрәк.

Быел социаль «вычет» алу эше җиңелрәк тә. Билгеле булганча, милек сатып алуга салым чигерүе белән беррәттән, уку, дәвалану, иминиятләштерү, фитнес өчен дә салым чигерүе кайтарырга мөмкин. Мәсәлән, түләүле клиникада теш дәвалаттыгыз, ди. Моңа кадәр әлеге хезмәт өчен салым чигерүе кайтарырга теләүчеләр оешмадан документлар җыярга һәм шуны декларациягә беркетергә тиеш иде. Ә бу елдан теге яки бу хезмәт күрсәтүче оешма салым органына кирәкле мәгълүматны үзе җибәрә алачак. Бу очракта, салым түләүче документ җыю, аны салым органына тапшыру эшеннән азат ителәчәк. Моның өчен хезмәт күрсәтүче оешмага гариза язарга гына кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре