Кемнәрнең пенсиясез калырга мөмкин булуын аңлатканнар

Кайберәүләр иминият пенсиясеннән мәхрүм калырга мөмкин. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта кисәткән.

“Бездә 4 яки 6 процентлы салым түләүче үзмәшгульләр бар. Бу акча төбәк бюджетларына һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетларына китә. Аларның һәркайсы закон буенча үз ихтыяры белән, пенсия формалаштыру өчен, социаль фондта үзен иминиятләштерергә мөмкин”, – дип сөйләп үткән парламентчы.
Нилов сүзләренә караганда, үзмәшгульләрнең бик аз өлеше генә үз ихтыяры белән пенсия формалаштыру мөмкинлегеннән файдалана. Теркәлгән 12 миллион үзмәшгульнең 1 проценттан кимрәге генә Социаль фондка взнослар кертеп килә. Бу исә иминият пенсиясенә чыкканда балл һәм эш стажы җитмәү белән яный. Мондый очракта рәсми төстә эшкә урнашырга, җитмәгән балларны сатып алырга яки социаль пенсияне биш елга озаграк көтәргә туры киләчәк.
Хезмәт хакын тулысынча яки өлешчә “конвертта” алучыларга да шундый ук куркыныч янарга мөмкин, дигән депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре