Кемнәрнең вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы барлыгын әйттеләр

Авыр һәм аеруча зарарлы производстволарда эшләүчеләр, Ерак Төньякта яшәүчеләр, зур хезмәт стажы һәм пенсия баллары булган аналар, шулай ук кайбер һөнәр вәкилләре Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгуга исәп тота ала. Дәүләт Думасының хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Бигрәк тә зарарлы производстволарда (мәсәлән, күмер чыгару сәнәгатендә, металлургиядә, нефть эшкәртүдә) эшләүче хатын-кызлар 15 ел стажы булса хезмәт эшчәнлеген - 45 яшьтә, ә ир-атлар 20 ел стажы булса 50 яшьтә тәмамлый ала. Авыр тармаклар өчен бу чик хатын-кызлар өчен - 50 яшь (хезмәт стажы 20 ел булса), ир-атлар өчен 55 яшь (25 ел) тәшкил итә.

Стенякина билгеләп үткәнчә, Ерак Төньякта эшләүче гражданнар, әгәр бу территорияләрдә тиешле  вакыт эшләсәләр, билгеләнгән яшьтән биш елга иртәрәк пенсиягә чыга алалар. Әйтик, ир-атлар Төньякта кимендә 15 ел (яки аңа тиңләштерелгән төбәкләрдә - 20 ел) эшләргә һәм гомуми стажы кимендә 25 ел булырга тиеш.

Депутат медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм артистлар да вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы булуын да искәртте. Әмма аларга пенсияне таләп ителгән стаж тулганнан соң биш ел узгач кына түлиләр. Мәсәлән, табибларга авыл җирендә - 25 ел яки шәһәрдә 30 ел эшләргә кирәк. Укытучыларга 25 ел педагогик эшчәнлек, ә артистларга сәхнә дә 15-30 ел таләп ителә.

Стенякинасүзләренчә, өч һәм аннан күбрәк бала тапкан, 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия баллы туплаган хатын-кызлар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Өч бала өчен пенсия яше - 57, дүрт бала өчен – 56, биш һәм аннан да күбрәк бала өчен 50 яшькә кадәр кими. Күрү сәләте буенча I төркем инвалидлар, 15 һәм 10 ел эшләсәләр, 50 яшьтән (ир-атлар) һәм 40 яшьтән (хатын-кызлар) вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.

Инвалид баланың әти-әнисе дә пенсиягә иртәрәк чыга ала: әтисе 20 ел стажы булса - 55 яшьтә, әнисе 15 ел стажы булса - 50 яшьтә. Шулай ук инвалид балаларның опекуннары да вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия: алар өчен пенсия яше опеканың һәр 1,5 елы өчен бер елга кими. Шул ук вакытта, әгәр стаж һәм пенсия баллары буенча таләпләр үтәлсә, ир-атлар пенсиягә - 55 яшьтән, ә хатын-кызлар 50 яшьтән лаеклы ялга китә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре