Кемне сайларга белмичә шикләнеп калган ике штатта Харриска өстенлек биргәннәр

Американың президент вазыйфасына кемне сайлысын белмичә шикләнеп калган җиде штатның икесендә Камала Харриска өстенлек бирәләр. Бу хакта “RT” The Times мәгълүматларына таянып яза. The Times, сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән.

Басма мәгълүматларына караганда, Харрисны Мичиган һәм Висконсин штатларында яшәүчеләр хуплый. Аның көндәше Дональд Трамп исә Пенсильвания, Төньяк Каролина, Джорджия, Аризона һәм Невада штатларында алда бара.

Журналистлар фикеренчә, нәкъ менә шушы шикләнүче штатлар җиңүчене билгеләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре