Кергәнче уйла: ничек су корбаны булмаска?

Су хаталарны кичерми! Республика сулыкларындагы иминлек сагында торучылар шулай дип кисәтә. Рәсми саннардан күренгәнчә, бер ел эчендә Татарстан сулыкларындагы фаҗигаләр саны кимегән, үлүчеләр саны арткан. Коткаручылар көзге чорда корбаннар саны бермә-бер артырга мөмкин, дип кисәтә. Ник дигәндә, күпләр көтеп алган ерткыч балыкларга «ау» чоры башлана. Ничек су корбаны булмаска?

Татарстанның кече суднолар буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республика сулыкларында 50 кешенең гомере өзелгән. Шуларның дүртесе – балалар. Тагын 22 кешене коткарып калганнар. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында сулыкларда 60 кешенең гомере өзелгән. Июнь башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов судагы куркынычсызлыкка контрольне көчәйтергә кушты. Бу аңлашыла да. Коену сезоны башланганнан бирле генә дә республика сулыкларында 36 кешенең (!) гомере өзелгән. Шуларның икесе – балалар.

Юрий Венедиктов судагы фаҗигаләргә китергән иң төп сәбәпләрне дә атады. Аларның күбесе рөхсәт ителмәгән урында су коенучылар арасында теркәлә икән. Әйтик, быел рөхсәт ителмәгән урында су коенган 27 кешенең гомере өзелгән. Шуларның икесе – балалар. Шундый урында су кергән тагын ике кешенең гомерен саклап калганнар.

– Сәламәтлеге начарлану сәбәпле яки исерек килеш суга егылучылар да бар. Үлем-китем белән тәмамланган 19 очрак әнә шул сәбәпле килеп чыкты. Көймәдән егылып төшүчеләр дә булды. Ел башында, кар чаңгысы ватылып, бозда калган биш кешене коткарырга туры килде, – ди Юрий Венедиктов.

Юрий Венедиктов белдерүенчә, су корбаннары саны кимесә дә, тынычланырга иртәрәк. Ник дигәндә, бик тиздән балыкчыларның кызу «урак өсте» башланачак. Бу исә судагы фаҗигаләр саны да артырга мөмкин, дигән сүз. Ник дигәндә, елның-елында шул хәл. Ел башыннан бирле коткаручылар 10 балыкчыны судан чыгарган. Икесе – үлгән.

– Форсаттан файдаланып балыкчыларга да мөрәҗәгать итәсем килә. Суда сак булсыннар инде. Әле күптән түгел генә йөзеп киткән көймәсе артыннан барган балыкчы батып үлде. Тәҗрибәле балык тотучы да бәлагә тарырга мөмкин. Шуңа күрә үз-үзеңә артык ышанырга ярамый. Суда балык тотканда коткару жилеты да кияргә кирәк. Су хаталарны кичерми, – дип кисәтте баш инспектор.

Суда гына түгел, анда йөзгән техникада да тәртип ягы чамалы. Навигация чоры башланганнан бирле республикада кече суднолар куллану кагыйдәләрен бозуның 658 очрагы теркәлгән. Юрий Венедиктов сүзләренә караганда, судно йөртүчеләргә күбрәк коткару жилетлары булмаган (234 очрак), кече суднода йөзү кагыйдәләрен бозган (218 очрак), техника куллану кагыйдәләрен бозган (111 очрак) өчен штраф салынган. Тагын 69 судно йөртүче техник тикшерү узмыйча йөзгән, 16сының – теркәлү кәгазе булмаган, 26сының судно йөртергә таныклыгы булмаган, дүртесе көймә белән исерек килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

– Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында фаҗигале очраклар да теркәлеп тора. Күптән түгел Лаеш районында исерек килеш моторлы көймә йөрткән ир-ат рөхсәт ителмәгән урында су коенган хатын-кызны таптата. Җитди баш мие җәрәхәте алган хатын-кыз тиз арада РКБга озатыла, – дип искә алды Венедиктов.

Сүз уңаеннан, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре  кагыйдә бозган кече судно йөртүчеләргә карата тиздән физик көч тә куллана башларга мөмкин. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында су объектларындагы куркынычсызлык турында закон проекты карала. Ул судагы иминлек сагында торган инспекторларның вәкаләтләрен арттыруны да күздә тота. Әлеге закон проекты беренче укылышта кабул ителгән инде.

– Яңа закон судноларны теркәү һәм классификацияләү юнәлешендә дә тәртип урнаштырырга ярдәм итәчәк. Барлык кече суднолар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реестрына кертеләчәк. Анда аларга карата дәүләт күзәтчелеге тәртибе дә беркетеләчәк. Яңа закон теркәү мәҗбүри булмаган кече судносы булган кешегә дә таләпләрне арттыра. Аның үзе белән шәхесне раслаучы документы булырга тиеш. Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әлегә моның өчен җаваплылыкка тарта алмый. Моннан тыш инспекторлар кайбер очракларда кагыйдә бозучыларга карата физик көч тә куллана алачак, – дип ачыклык кертте Венедиктов.

Судагы вазгыять – саннарда

2024 ел башыннан Узган елның шул ук чорында
Сулыкларда килеп чыккан фаҗигаләр 61 82
Ничә кеше коткарылган 22 63
Ничә кеше үлгән 50 60

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре