Гаилә институтын ныгыту турында көн-төн уйланган түрәләрдән чираттагы тәкъдим: никахларын таркатучыларга дәүләт пошлинасын арттырырга! Аерылышырга уйлаганнар дәүләт казнасына 100 мең сум түләргә тиеш. Депутат Виталий Милонов фикеренчә, мондый чара Россиядә аерылышучылар санын киметү мөмкинлеген бирәчәк. Бу кызып китеп, ялгыш адымга баручыларны туктатырга тиеш, дигән фикердә түрә.
Россиядә гаилә институтын ныгыту турында дәүләт дәрәҗәсендә күп сөйләнә, тик, аңа карап, аерылышулар саны кими дип әйтеп булмый әле. Бу ил күләмендә шулай. 2023 елда өйләнешүчеләр саны 10 процентка кимеп, 946 мең парны тәшкил иткән иде. 2024 елда аерылышулар саны кискен арткан. Шул елның беренче яртысында гына да рәсми рәвештә 318 мең никах таркалган. Шушы аралыкта нибары 360 мең гаилә төзелгән.
(акцент) Узган ел Татарстанда мең кавышуга 570 аерылышу туры килгән. 2024 елда 13,5 мең гаилә таркалган. Таркалган гаиләләрнең 30,5 проценты 10–19 ел яшәгәннән соң аерылышкан.
Ә сез ничек уйлыйсыз, дәүләт пошлинасын күтәреп кенә аерылышулар санын киметеп буламы, мондый адымны хуплыйсызмы?
Ләлә ХӘЙБУЛЛИНА, хуҗабикә (Алабуга):
– Аерылышабыз дип катгый карарга килгәннәргә 100 мең сум берни түгел инде. Булмаган акчасын да табып түләячәк андый кеше. Дөрес, аерылышуның сәбәпләре, чынлап та, бик җитди булса. Безнең очрак башка төрле иде.
Ирем белән яши башлаганыбызга барлы-юклы ике ел иде. Әллә нәрсә булды, араларыбыз суынды, сөйләшер сүзләр дә, элеккеге кебек күзләрдәге очкын да калмады. Югыйсә икебез дә – бер-беребезнең беренче мәхәббәте, мәңгелек яры.
Әле дә исемдә: салкын декабрь аенда, әллә аерылышабызмы, дип, иң беренче үзем тәкъдим иттем. Иремнең шулай тиз ризалашуына исем дә киткән иде. Аерылышу дигәне озакка сузылды безнең. Мин үз йортыма, әти-әни янына кайтып киттем. Ул үз нигезендә яши бирде. Төп нигезгә элгән челтәрләргә кадәр җыярга килгән идем инде. «Машинага утыр әле», – диде дә каядыр алып китте. Мәчеткә, хәзрәт янына булып чыкты. Ул безгә гаилә кыйммәтләре, аерылышуның соңгы чик һәм моңа бик җитди сәбәпләр булырга тиешлеген аңлатты. Аңладык бит! Икебез дә бала-чага кебек кыланганбыз икән, диештек. Бу хәлләрдән соң биш ел үтте инде. Әлегә бер генә балабыз бар.
Инзилә ХӨСӘЕНОВА, «ТНВ» корреспонденты (Казан):
– Минемчә, чын-чынлап аерылышырга дип карар кылган парга йөз мең сум түләтсәң дә, биш йөз мең түлисе дисәң дә, алар кире уйламас. Чөнки гаиләдә һәм тормышта төрле хәлләр килеп чыга. Мондый үзгәрешнең, киресенчә, тискәре йогынтысы да булырга мөмкин. Мисал өчен, хәзер без еш кына ирнең хатынына кул күтәргәнен, эчкечелеккә бирелеп, балаларын да, сөйгәнен дә санга сукмаган очракларны күзәтәбез. Шул сәбәпле аерылышучы парлар шактый. Ә түләргә йөз меңе булмаса, ул хатынга гомере буе түзеп яшәргәме? Хыянәтне алсаң да шул ук хәл. Гаиләне саклап калырга теләү һәм ниндидер адымнар ясарга талпынуны яхшы дип саныйм, тик кешеләр, аларның хис-кичерешләре, язмышлары бәрабәренә түгел. Яшь гаиләләрне саклап калу дигәндә, бәлки, файдасы булыр да. Чөнки күп очракта 1–2 ел торгач, мөнәсәбәтләрдә кризис башланган чорда, күпләрнең мөнәсәбәтләрне туктату теләге туа. Акча түлисе булса, кызып китсәләр дә, уйланырлар иде. Әмма мондый вакытта да акча түләтү белән куркытканчы, парлар өчен ниндидер тренинглар оештырсалар, психологлар белән бушлай, файдалы очрашулар үткәрсәләр, күпкә отышлырак булыр иде.
Алмаз хәзрәт САФИН, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы (Казан):
– Гаиләне таркатып аерылу – бик җитди нәрсә. Әгәр дә ир белән хатын бер-берсен аңламасалар, яратмасалар яки холыклары туры килмәсә, Аллаһы Тәгалә аларга бу мәсьәләне талак юлы белән чишәргә рөхсәт итә.
Гаиләне саклап калу өчен, Аллаһы Тәгалә талак әйтү хокукын бары тик ир-атка биргән. Ир-ат күбрәк акыл белән уйлап эш итә, ә хатын-кыз хискә бирелүчән. Талак әйткәнче, ир-ат әле ул кат-кат уйлый. Моннан тыш ир-ат гаилә башлыгы булып тора. Әгәр дә талак әйтү хокукы хатын-кызга бирелгән булса, ул ачуланган саен, хискә бирелеп, талак әйтер һәм гаиләләр бик тиз таркалыр иде. Моннан тыш шәригатьтә хатын-кызның, казый янына барып, иреннән аеруны сорый алу хокукы бар. Ләкин моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез