Кибеттә акча күбрәк туздыра башлаганбыз. Белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Алар исәпләп чыгарганча, бүген сатып алучы бер баруда кассада уртача 556 сум акча калдыра. Узган ел белән чагыштырганда, 10 процентка күбрәк бу. Шунысы да бар: халык арзанлы кибетләр челтәрләренә күбрәк йөри башлаган. Кесә калынаямы, әллә чыгымнар артамы?
Илдәге аналитика үзәкләренең берсе үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бу елның беренче яртысында Россиядә кибетләрдә, шул исәптән, интернетта да, сатып алулар саны (+4 процент) һәм уртача чек күләме (+10 процент) арткан. Баксаң, гипермаркетларга йөрүчеләр бер баруда кассада уртача 1474 сум (+7,5 процент), супермаркетларда – 807 сум (+9 процент), хард-дискаунтерларда, ягъни арзанлы кибет-складларда 666 сум (+9,4 процент) калдыра икән. Интернет-кибетләр дә акчаны күбрәк «суыра» башлаган. Бу елның беренче яртысында биредә уртача чек 1150 сум (+8 процент) тәшкил иткән.
Ил төбәкләре буенча чагыштырганда, күрсәткечләр Идел буе, Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округларында арткан, ди белгечләр. Кибеткә бер баруда Мәскәү халкы күбрәк акча туздыра (1315 сум).
«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшерү университетының өлкән укытучысы Александр Лебедев әйтүенчә, бүген кибеткә йөрү тәртибе дә үзгәргән.
– Элегрәк халык зур кибетләргә барып, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларын запас белән алырга гадәтләнгән булса, соңгы елларда «өй янындагы» кибетләр, шулай ук, онлайн сәүдә мәйданнары күбәю сәбәпле, сатып алуларның ешлыгы артты. Бу исә уртача чекның кимүенә китергән иде. Хәзер без әлеге сумманың артуын күзәтәбез, – ди белгеч.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин фикеренчә, чыгымнар бәяләр артыннан үсә.
– Россиядә еллык инфляция 10 процент тирәсе фаразлана. Ә азык-төлек бәяләре инфляциягә караганда да тизрәк үсә. Дөрес, йомыркага бәя төште. «Росстат» мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу җәйдә кыяр, карабодай һәм шикәр комы бәясе дә 5–6 процентка арзанайган. Тик йомырка белән карабодай ашап кына тормыш бармый бит әле. 1 июльдән коммуналь хезмәтләр дә кыйммәтләнде. Ә ул бөтен нәрсәгә бәя өсти. Тормыш кыйммәтләнә икән, димәк, чыгымнар да арта, – ди белгеч.
Соңгы бер елда иң нык кыйммәтләнгән азык-төлек (процентларда)
| Суган, кг | 35,8 |
| Балык, кг | 30,8 |
| Атланмай, кг | 27,3 |
| Каймак, кг | 21,9 |
| Сөт, л | 21,6 |
| Сыр | 20,3 |
| Бәрәңге | 20,2 |
| Арыш оныннан пешерелгән ипи | 16,4 |
«Росстат» мәгълүматлары
Дөрес, бәяләр генә түгел, хезмәт хаклары да үсә. Һәрхәлдә, рәсми саннар шуны күрсәтә. «Росстат» хәбәр итүенчә, бу елның маенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 89 мең сумнан да артып киткән. Узган елның май ае белән чагыштырганда, бу 16,2 мең сумга күбрәк.
– Инфляция үсешенә карамастан, халыкның керем дәрәҗәсе дә арта, – ди Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов. – Дөрес, социаль тармакта эшләүчеләрнең, пенсионерларның реаль керем дәрәҗәсе артмый, киресенчә, кими. Тик җитештерү тармагын алсак, шул ук заводларда эшчеләр җитми. Шуңа күрә кешене хезмәт хакларын арттыру бәрабәренә җәлеп итәләр. Ә хезмәт хакы зуррак булган саен, җитештерелгән товарның үзкыйммәте дә арта. Болар барысы да ахыр чиктә бәядә чагылыш таба.
Белгечләр тагын бер нәрсәгә игътибар иткән: илдә арзанлы склад-кибетләргә йөрүчеләр саны күбәйгән. Тик моны иң беренче чиратта әлеге төр сәүдә нокталары челтәре үсү, яңа атамалы кибетләр ачылу белән аңлатканнар. Әле кайчан гына склад-кибетләр күбесенчә шәһәр читендәрәк урнашса, хәзер аларны күпфатирлы йортларның беренче катында да очратырга мөмкин. Акча янчыгының калынлыгы мөһимме, товарның сыйфатымы, әллә өйдән кибеткә кадәр булган арамы? Бу сорауга һәркем үзе җавап бирә.
Аналитик кредит рейтинг агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елның апрель–июнь айларында илдә азык-төлек инфляциясе 12,4 процент тәшкил иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез