Газетага язылу

Кеше эзлим

Кайбер нәрсәләр гасырлар узганнан соң да актуальлеген югалтмый, һәрвакыт көнүзәк мәсьәлә булып кала. Борынгы грек философы Диоген көндез чыра яндырып йөргән икән, дип сөйлиләр. Ник болай итәсең, дигәч: «Кеше эзлим», – дип җавап биргән, имеш. Көнүзәк дигәннән...

 

Заманына, хакименә карап, көн үзәгендә торган нәрсәләр алышына бара. Элек гәзит-журналларның үзәгендә хезмәт кешесе тора торган иде. Икмәккә дан җырлыйлар. Малчылык өлкәсен чагылдыралар. Нефть, газ өлкәләрен. Галәмне үзләштерү мәсьәләләрендәге яңалыкларны. Без, авыл дигән төпкелдә яшәсәк тә, кайсы косманавтның галәмнең кайсы төшендә нәрсә эшләп йөрүен белеп тора идек. Әби-чәбиләр хәтта алар исән йөреп кайтсын өчен ишекне бикләп дога да укыштыра. Ну, ишекне бикләмәсәң, парторг килеп керергә мөмкин, әллә нәрсә эшләтми инде ул, барыбер уңайсызрак, санга сукмаган сыман. Без илнең кайсы төбәгендә нинди нефть яткылыклары ачылганны да белә идек. Күпме кара алтын табылган, күпме газ суыртылган. Бер сүз белән әйткәндә, ил кешеләренең хезмәт юнәлешендәге казанышлары көн үзәгендә иде. Хезмәт үзе дә, хезмәт кешесе дә югары бәяләнә, дигән тәэсир калырлык дәрәҗәдә.

 

Безнең якта игенчелек, малчылык белән шөгыльләнгәч, гәзит битләрендә күпчелек комбайнчылар, тракторчылар, малчылар була торган иде. Минем иң хәтердә калганы – бозау яки сарык бәрәне тотып фотога төшкән абый-апалар. Элегрәк дуңгыз тоттырып та төшергәннәр, тик халык моны өнәмәгәч, туктарга мәҗбүр булганнар икән, дип тә сөйлиләр иде. Дингә егылып китә торган заман булмаса да, нигездә, үзен мөселманга саный торган халык бит инде бездә. Дуңгыз белән дуслыкны бик өнәп бетермәгәннәрдер. Монысы – табигый күренеш. Ә халык сүзенә колак салулары – сенсация кебегрәк.

 

Бәрән тотып фотога төшерү минем өчен бераз көлке дә булып тоела торган иде. Кайчагында хәтта аның бәрәне дә бер үк бәрәндер, кешесен генә алыштырып торалардыр кебек. Калып инде бу. Ялкыткыч күренеш. Тик моның калып икәнен аңлаган кешеләр дә үзләренә бәрән тоттырып фотога төшергәнгә бик сөенә торганнар иде. Эшеңне күрү, бәяләү бит инде.

Хәзер алай түгел. Әле менә бер бик абруйлы гәзит сайтында шундыйрак хәбәр: «Бер үсмер дүртенче сыйныф укучысын суйган!» Икенче гәзитнекендә: «Унбиш яшьлек үсмер тугызынчы каттан сикереп һәлак булган». Өченче гәзиттә: «Юл һәлакәтендә биш кеше яраланган, икесе үлем хәлендә». Хәзер шушы темалар көн үзәгендә. Даими рәвештә кабатланып торгач, болар инде яңалык яки хәбәр булудан туктый, өндәү кебек, пропаганда сыман кабул ителә.

 

Аннан соң җырчылар китә... Кайсы җырчы кемгә сәхнәдә тәкъдим ясаган, кайсы аерылган ире/хатыны турында нәрсә дип әйткән, кайсы кем белән йөри башлаган, кайсы ничек ябыккан... Сәхнәдә сөйгәнеңә тәкъдим ясау начар түгел, әлбәттә. Әгәр беренче тапкыр булса. Ләкин хәзер бөтен җырчы да шулай итә. Һәм моны һәр концертында эшли. Бу концерт программасының бер өлешенә әйләнә. Һәм аны һәркайсы дөньяга яңгыратырга тели. Реклама. Аерылган ирен/хатынын сүгү дә реклама ысулының бер юнәлешенә әйләнде. Беренчедән, аерылу горурлана торган нәрсә түгел. Аны пропагандаларга кирәкми. Ким дигәндә дә уңышсызлыкның бер төре бит инде ул. Булдыра алмагансың, кулыңнан килмәгән... Ир/хатын белән яшәү өчен дә күп сыйфатлар кирәк, кочаклашып ята белү сәләте генә җитми. Ә җырчының ябыгуы/симерүе кемгә хаҗәт инде... Һәм бигрәк тә – җырлый белмәсә. Откорма үгеземени ул?

Кайчагында менә шуларны уйлап куям да элекке чорның бәрән кочаклап төшкән фотолары сагындыра башлый. Гәзиткә шундый берәр фото тәкъдим итәсем килә. «Фәлән-фәлән малчы сарыклар карый, эшен намус белән башкара...» кебегрәк.

 

P.S. Мин чынлап та шундый фото эшләргә җыенган идем, тик күп хуҗалыкларда хәзер сарыкларны бетергәннәр икән. Хәтта фотога төшерү өчен дә сарык бәрәне табу – проблема.

P.S1. Сарык бәрәне таптым. Кеше эзлим.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре