Татар телевидениесе режиссеры, язучы, артист Әхтәм Зариповның бакыйлыкка күчүенә ике ай булды. Милләт дигәндә арысландай батыр, үзе дигәндә артык тыйнак кешеләрнең берсе иде ул. Кем иде ул, нинди эшләр калдырды – шуларны барлап искә алыйк әле. Язмабыз рухына дога булып ирешсен.
Әти
– Балачак дигәндә, әтинең итәгенә утыртып, төрле тавышлар белән әкиятләр сөйләве күз алдына килә. Аны тыңлаганда ниндидер сихри дөньяда йөргәндәй буласың, – дип искә ала кызы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипова. – Тормыштагы гади генә тоелган күренешләргә дә зур игътибар биреп, төпле нәтиҗәләр ясарга оста һәм иҗатка гашыйк, гаҗәп сәләтле шәхес иде безнең әти. Бервакыт, Яңа ел бәйрәменә баргач, күзәтеп торды-торды да балаларны үзе янына җыеп алды. Шуннан мавыктыргыч бер тамаша башланды. Аны бик озак еллар сагынып искә алдылар. Импровизация сәләте һәм фантазиясе бик көчле иде әтинең. Әмма көчле рухлы, туры сүзле, чабыш аты кебек хисләре ургып торган һәм куйган максатына ирешергә сәләтле кеше булса да, ул нечкә күңелле һәм тыйнак иде.
Әлбәттә, андыйларның күңеле бик сизгер һәм тиз яраланучан була. Аның кичерешләрен ниндидер эчке тоемлау белән аңлапмы, әллә аңа мораль яктан бер таяныч булу ниятеннән мин дә артист булырга карар кылдым. Әти исә, заманалар нинди генә якка үзгәрмәсен, үз кыйбласына тугры калды. Башкалар мәдәниятне шоуга әйләндереп, пиар-компанияләр оештырганда, ул аларга иярмәде. Шуңа күрә, югары сыйфатлы иҗат иясе булса да, аның хезмәте әле дә тиешенчә бәяләнмәгән хәлдә.
Тик шунысы куанычлы: танылган иҗат кешесе, күпне күргән, акыллы киңәшче һәм кызыклы әңгәмәдәш булганга, күп кенә данлыклы кешеләр дә әтием белән аралашудан тәм таба иде. Аңарда ниндидер магнетизм, үзенә тарту көче бар иде сыман. Аның башкарган эшләрен югары бәяләп, үзен хөрмәтләп искә алучыларга олы рәхмәтемне белдерәм.
Тынгысыз җан
– Татарстан телевидениесенең кинозалында чираттагы әдәби тапшыру өчен сюжетлар карап утырам. Залда ярдәмчеләрем дә бар, буш вакытларында болай гына кино карарга кергән хезмәткәрләр дә байтак. Төрле елларда төрле артистлар катнашында төрле режиссер hәм операторлар төшергән шактый кинотасмалар карадык. Әмма нәкъ менә хәзер эшләргә ниятләгән юмористик тапшыруыма яраклысы табылмый гына бит. Менә бервакыт гөрләшеп көлешкән тавышка залга керсәм, шунда утыручылар шаулаша икән. Сәбәпчесе – Әхтәм ага, аның иҗаты, – диде режиссер, язучы Индус Сирматов. – Ә экранда данлыклы драматург Таҗи Гыйззәт әсәре буенча куелган «Чаткылар» спектакленнән күренеш бара. Халык артисткасы Вера Минкина, шаян рольләр башкаруы белән тамашачы күңелен яулап алырга өлгергән Равил Шәрәфиев hәм Татарстан радиосында режиссер булып эшләүче Әхтәм Зарипов тимерче Гаязның өй базына ялган акча ташлау вакыйгасын күрсәтә. Әхтәм Зарипов иҗаты белән беренче очрашуым әнә шул сюжет аша булды. Ә инде якыннан танышуыбыз ул телевидениедә әдәби-драматик тапшырулар режиссеры булып эшли башлаган елларга туры килә. Утыз елдан артык бергә хезмәт куйдык. Икебезнең иҗади дуслык нәтиҗәсе булып, телевидение фондларында сакланучы, әледән-әле тамашачыларга кабатлап күрсәтелүче дистәләрчә фильм hәм спектакльләр калды.
Үзара аралашканда бик гади, hич кенә дә әңгәмәдәшенең хәтерен калдырырлык сүз әйтми торган режиссер Зарипов эш барышында гаять таләпчән, башлаганны ахырына җиткермичә туктамый торган шәхес иде. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай образын телевидение экранында мөмкин кадәр ачык hәм төгәл итеп чагылдырырга тырышуы – моның ачык мисалы. Бу эшне ул өзлексез дәвам иттерде. Төрле авторларның пьеса hәм сценарийлары буенча егерме ел дәвамында күпме спектакль куйды. Соңгысы Гариф Ахунов җитәкчелегендәге авторлар төркеме язган сценарий буенча эшләнгән күпсерияле «Каргышлы балачак» спектакле иде. Беренче сериясенең премьерасын, башкалар комачауламасын өчен, минем кабинетта бикләнеп, икәү бергә карадык. Фильм тәмамлангач, мин моңа шаяртып: «Я ничек, күңелең булдымы инде, өч сериядән соң тукталырга исәбең юкмы, әллә hаман да, образны дөрес ачмадыгыз, дип артистларны интектермәкче буласыңмы?» – дидем. Ул башта рәхәтләнеп көлде. Аннары җитди кыяфәткә керде дә: «Әй, Сирмат, үзең беләсең, өч спектакль куйдык. Әмма күңел канәгать түгел. Тукай образы ачылып бетми кебек. Әхмәт Фәйзиләр, Ибраhим Нуруллиннар эшләп бетерә алмаганнарны эшләп бетерергә көчем дә, белемем дә җитмәслеген аңлыйм аңлавын. Әмма дә тукталырга исәп юк. Тукай турында иң хак сүзне әйтәсем килә. Экран аша...» – диде.
Ул hич кенә дә тик торырга яратмады. Күп укыды, туктаусыз эзләнде. Әнә шуның нәтиҗәсендә телевидениедә башка милләтләр әдәбиятына нигезләнгән спектакльләр туды.
Әхтәм Зарипов холкындагы сыйфатларның берсе – җитәкче дип үзен әллә кемгә куеп йөрмәве. Ярдәмчеләре, үз кул астында эшләүче хезмәттәшләре белән hәрчак дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга тырышты. «Шәхесне бишектән тәрбияләргә» дигән принципка таянып эшләде. Аның балалар өчен тапшырулар әзерләүне алгы планда тотуы да шуның нәтиҗәсе булгандыр. Күп еллар элек татар телендә «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруын башлап җибәрүдә катнашты.
Ул туктаусыз эшләде, тынгысыз җан иде. Соңгы елларда каты авыруына карамастан, язу эшен дәвам иттерде. Әдәби сәнгать әhелләренә, сәясәт юлында хезмәт куячак милләттәшләребезгә багышланган язмалары әледән-әле матбугат битләрендә чагыла барды. Арабыздан китәренә өч көн калганда без аның белән озак кына телефоннан гәпләшеп алдык. Шунда да ул hаман мөмкин булганча иҗат белән шөгыльләнүе, ә инде язылган әсәрләре, китап итеп бастырсаң, алты том тәшкил итәрлек булуын әйткән иде. Нишлисең бит, дөнья бездән сорап тормый, бер-беребездән әнә шулай аера да куя...
Легенда
Бусы – кинооператор, сценарист Юрий Гвоздь фикере:
– Татарстан телевидениесендә бик күп кызыклы кешеләр эшләде. Әмма алар арасында Әхтәм ага Зариповның шәхесе аерым урын алып тора. Аның телевидениегә килүе, минемчә, очраклы түгел һәм ул аның характер үзенчәлекләренә бәйле. Аның иң төп сыйфатларының берсе – үз-үзен камилләштерүгә һәм иҗади үсешкә армый-талмый омтылышы булды.
Телевидение ул – дөньяга тәрәзә. Әхтәм Зарипов аны тамашачылар өчен киң итеп ача белә иде. Ул татар мәдәниятен популярлаштыруның нәтиҗәле формаларын булдыру буенча зур остага әверелде. Язучы да, актер да, телевидение режиссеры да булганга, сәнгатьнең һәр төреннән симбиоз ясый белде.
Ул энциклопедик белемгә ия кеше иде. Аның фильмнарының кабатланмас булуы әнә шуннан. Тагын бер нәрсәгә игътибар итик әле: Әхтәм ага Габдулла Тукай турындагы фильмында яшь шагыйрь роленә киләчәктә Камал театрының режиссеры булачак Фәрит Бикчәнтәевне чакыра. Бу аның талантны бәяләве, алдан күрүчәнлеге һәм шул ук вакытта теге яки бу чорга төгәл характеристика бирүе турында сөйли.
Әхтәм Зариповның проблеманың тирәнлегенә төшенә белүе, булачак куелышлар материалына фәлсәфи якын килүе хәтта вак-төякләрдә дә чагыла кебек. Мәсәлән, Тукай турындагы фильмда Казандагы Иске Татар бистәсенең тарихи кварталы макеты эшләнгән. Ул бүгенгә кадәр Г.Тукай әдәби музееның иң атаклы экспонатларыннан берсе булып тора.
Әхтәм иҗаты – үз эшеңә тугрылык үрнәге. Ул теләсә кайсы кешене диярлек мавыктыра, ышандыра ала иде. «Татарстан телевидениесе легендалары» дигән төшенчә бар. Гадәттә аңа дикторларны, актерларны, алып баручыларны – телевизорларның зәңгәр экраннарында тамашачылар күрә торган кешеләрне кертәләр. Әхтәм Зарипов та үзенең эшләре белән шул исемне йөртергә лаек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез