Кеше табибы

И-и, кеше табибы булу да бик рәхәт түгелдер инде ул. Малныкына җитәме соң! Мәхлукның бит аның теле юк. Сызланулары чиктән ашса да, талаша белми, күзеңә моңаеп кына карап тора. Ә табиб алай да иткән була, болай да итә. Тик файдасы гына тими. Соң, ул да адәм баласы бит инде, тылсымчы түгел, авыртуларны кулы белән сыпырып кына алып ташлый белми. Мал да аңлый бугай, нишләтсәләр, шуңа риза булып тора. Хәтта чалырга алып китсәләр дә, карышмый. Чирдән тәмам гарык булуымы, әллә «кеше мине авыр хәлдә калдырмас, ярдәм итәр, бәлки шушы гамәленең берәр файдасы тияр әле» дип өметләнүеме, аңламассың.

Ә кеше бит алай түгел. Ул башта саулыгын югалтуның төрле юлларын эзли, бер урыннан тапмаса, икенче җиргә китә, аннан өченче ысулны сынап карый, алай да булмаса, дүртенчене юллый башлый һәм максатына ирешмичә туктамый. Ашама, диләр – ашый, эчмә, диләр – эчә, киенеп йөрергә кушалар – тыңламый, авыр күтәрергә рөхсәт юк – күтәрә... Сау-сәламәт адәм баласы беркемне дә тыңламый, берәүне дә ишетми – үз туксаны туксан. Шул рәвешле йөреп чиргә урала да... тормышны, яшәү рәвешен, тормышындагы авырлыкларны һәм башкаларны гаепли башлый. Аның авырып китүенә, әлбәттә, башкалар гаепле. Кешеләр, этләр, песиләр, микроблар... Бары тик үзе түгел.

Чынында һәрбер чир ул – җәза. Хөкем карары. Тегене дөрес эшләмәдең – бу чирне эләктердең. Монда хата җибәрдең – теге чир килеп ябышты. Бу дөньяда бөтен нәрсә өчен дә түләргә кирәк, ә кайбер гамәлләрең өчен түләү – чирләтә. Монда инде акча белән генә дә, бүтән нәрсә белән дә котылып булмый. Фәкать чир генә. Чир ул – гомереңнең газаплы бер өлеше, яшәү мөмкинлегең чикләнү. Төрмәдә утырган шикеллерәк. Кем төрмәдә, кем диетада утыра... Аерма артык зур түгел.

Менә шул хаталар һәм гөнаһлар корбаны дәва эзләп табиб янына килә... Кеше врачына... Һәрбер авыру – күпмедер дәрәҗәдә төрмә. Ул ирегеннән мәхрүм ителгән кеше: йөрергә тели – аяклары юк, уйларга тели – башы эшләми, ашарга тели – ашказаны зарарланган... Менә шушы ирегеннән мәхрүм ителгән кеше врачка килә...

Ә ул почти төрмәче... Аермасы бар, әлбәттә. Төрмәче үзенең ни өчен утырганын белә. Ә бу белми. Шуңа күңелендә гаделсезлек тойгысы хөкем сөрә. «Ник әнә теге кешегә мөмкин, ә миңа ярамый?» – ди ул. «Ник теге йөри ала, ә мин юк?» Сау-сәламәт кешеләр гаделсезлектән зарлана бит әле... «Ник чиновниклар фәлән хәтле ала, ә без өч тиенгә эшлибез?», яки: «Ник югарыда утырганнарга урлашырга ярый, ә безне тоталар?» – дип зарланалар бит әле... Менә монда да шундыйрак зарлану, гаделсезлек хисе пәйда була. Канәгатьсезлек тойгысы.

Үз тормышыннан канәгать булмаган әнә шул бәндә гаделлек эзләп табиб янына килә. Барысы да гадел булсын өчен табиб я моны башкалар шикелле үк сәламәт итәргә, я башкаларны моның кебек чиргә сабыштырырга тиеш. Ә аның власте юк. Халыкны чиргә сабыштыру өчен власть кирәк. Менә бүгенге кешеләрнең барысы да үзен уңышлы, бай, бәхетле итеп күрсәтергә тели. Бу чир дәрәҗәсенә җитте. Кеше үзен бәхетле итеп күрергә теләсә, бу сәламәтлек булыр иде, ә күрсәтергә теләү – чир. Кем этлегедер дип уйлыйсыз? Бөтен кеше үзен бәхетле итеп күрсәтергә тырыша икән, ул хәтта биш мең сум хезмәт хакы алып эшләсә дә, зарланмаячак. Ул аны, илле мең сум, дип әйтәчәк. Табибның бөтен кешене чиргә урарлык власте юк. Ә теге авыруны дәвалап, сау-сәламәт итәр өчен белеме җитми. Юк, диплом сатып алган яки начар укыган өчен генә түгел. Чөнки ул – тәҗрибәле табиб. Кеше тәҗрибә туплаган саен, үзенең наданлыгын аңлый бара. Вәт, бу табиб та белә: авыруны дәвалау ысуллары күп, ләкин аларның берсе дә тиешле нәтиҗә бирми. Һәм ул ялгыш хаталанып, үзенә сүз китертмәс өчен бу ысулларның иң сыналганын сайларга мәҗбүр була. Сыналган, димәк, иң зарарсыз. Файдасы да бик юк, тик анысы – башка мәсьәлә. Кеше табибы өчен иң мөһиме – үз хәвефсезлеге.

Менә шул рәвешле конфликт барлыкка килә. Чирле кешегә савыгу кирәк, ә табибка – хәвефсезлек. Менә шушы алышта кем җиңеп чыга дип уйлыйсыз? Әлбәттә, шулай! Чир җиңеп чыга...

И-и, кеше табибына да бик җиңел түгел инде...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре