Кешенекенә кызыгу

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Путин белән Зеленскийның якындагы очрашу ихтималын 90 проценттан югары дип бәяли. Бу хакта беркайда да игълан ителмәсә дә, очрашу урыны Минск булыр, дип фаразлый. Бу очрашуны тизләтә торган факторлар бар. Алар – Россия икътисадына кагылышлы күңелсез хәбәрләр.

Федераль хөкүмәтнең генә түгел, Россия төбәкләренең дә бюджет дефициты үсә. Башкортстанда, мәсәлән, акча кытлыгы ел ахырына 4 миллиард сум булыр, дип фаразлаганнар. Апрельдә үк инде чыгымнар каралган еллык суммадан ике тапкыр артып киткән. Якутия инде еллык дефицит планын 300 процентка арттырып үтәгән. Ростов өлкәсе профицитлы бюджет планлаштырган, профицит урынына 12,4 миллиард сумлык дефицит пәйда булган. Ростов өлкәсендә авыл хуҗалыгы бурычка баткан һәм аны түләрлек акча табарга өмет юк. Дүшәмбе көнне өлкә губернаторы вазыйфасын башкаручы Юрий Слюсарь Путин белән очрашуда шул хакта әйтте. Әҗәтләрен түләтә башласаң, хуҗалыкларга җирләрен сатып бетерергә туры киләчәк. Сүз Россиянең иң уңдырышлы төбәге турында бара. Тагын бер нәрсәне искәртик: Россия күп еллардан соң беренче тапкыр үзе экспортлаганга караганда күбрәк азык-төлек импортлый башлады. Шундый импорт булмаса, безнең кибет киштәләре бушар һәм күккә таба очкан бәяләр күрер идек.

РБК Россия компанияләренең массакүләм рәвештә премияләр һәм бонуслар түләүдән туктауларын яза. Яхшы тормыштан алай эшләмиләр. Кадрлар дефициты беркая да китмәде. Эшче куллар җәлеп итү өчен, түләүләрне арттырырга кирәк, ә аларны киметәләр.

Керемнәрнең кимүен һәм гражданлык продукциясе тармагының рецессиягә батып баруын тагын бер факт раслый: күп еллардан соң беренче тапкыр куллану чыгымнары кимегән, ягъни халык товарларны азрак сатып ала башлаган.

Россиянең иң зур автомобиль җитештерүче компаниясе «Автоваз» авыр көннәр кичерә. Халык үзебездә җитештерелгән яңа автомобильләргә кызыкмый. Кытай һәм Корея аша тотылган Европа брендларын кайтарта. Шул фонда Самара губернаторы Вячеслав Федорищев федераль хөкүмәттән ашыгыч рәвештә акчалата ярдәм күрсәтүен сорый. Мәскәү ярдәм итәр төсле. Ләкин хәер сораучы компанияләр саны арта.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта  “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре