КФУ ректоры: «Айтишниктан шәп укытучы чыгарга мөмкин»

Бүген КФУда 11 мең булачак укытучы әзерлиләр. Белгечләр санын өстәмә белем бирү системасы ярдәмендә дә арттырмакчылар. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында КФУ ректоры Ленар Сафин әйтте.

“Бүген КФУда 11 мең булачак укытучы әзерлибез. Барлык студентларның 20 проценты диярлек педагогка укый”, – диде ул.

Аның әйтүенчә, өстәмә белем бирү системасы да кирәк. “Кайвакыт яхшы инженер яки айтишниктан шәп укытучы чыгарга мөмкин. Безгә әлеге системаны эшләргә кирәк”, – диде ректор.

Ленар Сафин фикеренчә, укытучыларга урыннарда тиешле шартлар булдыру да мөһим. “Беренчедән, бу – лаеклы хезмәт хакы. Ипотека, җир бүлеп бирү кебек аерым ташламалар да булырга тиеш дип саныйм”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре