КФУда V халыкара лингвистик саммит башланды. Өч көн дәвамында галимнәр татар, рус, инглиз телләрен үстерү, камилләштерү турында фикер алышачак. Чарада Россиянең төрле шәһәрләреннән, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Испания, Кытай, Һиндстан һәм башка илләрдән килгән галимнәр дә катнаша. Чара кысасында «Күпмәдәниятле җәмгыятьтә татар теле һәм башка төрки телләр» секциясе эшләячәк.
Быел университет оешуга – 220, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә исә 80 ел тула. Уку йорты әлеге вакыйгаларны билгеләп үтәргә ныклап әзерләнә. Саммит ачылышында да бу вакыйгага зур урын бирелгән. Ноябрь аенда «татфак»та ун көн дәвамында төрле чаралар көтелә.
– Без элеккеге студентларыбызны да, матбугат вәкилләрен дә үзебездә көтеп калабыз. Әлеге юбилей датасы татар бүлеге өчен генә түгел, татар дөньясы өчен дә мөһим. Татар филологиясе бүлеге, соңрак татар филологиясе, тарихы, көнчыгыш телләр факультеты, бүген исә Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе ничә дистә еллар дәвамында татар дөньясына, җәмгыятькә иң зыялы, белемле, креатив фикерле шәхесләр тәрбияләде. Бүген дә шушы эшне дәвам иттерә торган зур бер фәнни, мәдәни, белем бирү үзәге ул, – ди КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.
«Күпмәдәниятле җәмгыятьтә татар теле һәм башка төрки телләр» дип исемләнгән секциядә илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 50 дән артык кеше катнашырга теләк белдергән. Секция эшенең бер өлеше – татар теле, икенчесе тюркология проблемаларына кагылачак.
Татар теленә кагылышлы нинди проблемалар күтәреләчәк? Татар теле секциясендә туган телләрне укытудагы заманча технологияләр, укыту алымнары турында сөйләшмәкчеләр. «Танылган язучы, шагыйрьләр белән бергә, бүгенге яшь әдипләрнең тел үзенчәлекләре дә тикшерелә. Ул бүгенге тел торышын, аның үсеш юнәлешләрен күрсәтү өчен кирәк. Без иң актуаль мәсьәләләрне билгеләп, хәл итү юлларын эзләрбез», – диде Гөлшат Галиуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез