КФУның төп бинасыннан студентларны һәм укытучыларны эвакуацияләүнең сәбәпләре билгеле булды

Бүген Казанның Кремль урамындагы Казан (Идел буе) федераль университеты бинасында ашыгыч эвакуация үткәрелде.

Студентларны һәм укытучыларның урамга чыгуларын сорадылар. «Татар-информ»га КФУ матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, хәзерге вакытта университет бинасында ремонт эшләре алып барыла.

Нәтиҗәдә хәбәр итү системасы эшли башлаган. "Студентлар һәм укытучыларның куркынычсызлыгын саклау максатыннан урамга чыгардылар. Яну һәм төтенләү булмады һәм юк та», – дигәннәр вузда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре