Киберҗинаятьчеләр Татарстанда яшәүчеләрнең 6 миллиард сумга якын акчасын урлаган

Былтыр Татарстанда яшәүчеләр IT-җинаятьчеләрдән 5,7 миллиард сумлык зыян күргән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов әйтте.

“Республикада IT-җинаятьләр нәтиҗәсендә килгән зыян күләме зур. Былтыр республикада шәүчеләр шул рәвешле 5,7 миллиард сум акчасын югалтты. Зыян күрүчеләрнең яртысы – 30-60 яшьлекләр. Дүрттән бере – 18-30 яшьлекләргә туры килә”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, киберҗинаятьләр арасында Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен код сорап алып, гражданнарга кредит рәсмиләштерү очраклары күп. “Бу елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк федераль закон читтән кылынган җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк дип ышанабыз”, – диде Дамир Садретдинов. Әлеге закон кредит рәсмиләштергәндә уйларга вакыт бирүне күздә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре