Кил каршыма. Республика авылларына юл салалар

79 миллиард сум акча, юлсыз авыллар һәм түләүле трассаларның кирәклеге. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы юл эшләре турында сөйләделәр. Алдагы елларда республикада төп игътибар зур юллар төзелешенә бирелсә, быел авыл халкын сөендермәкчеләр.

Быел Татарстанда юл эшләренә 79 миллиард 295 миллион сум акча тотылачак. «Бу – барлык чыганаклардан алыначак сумма», – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов. Бу урында шунысын да искәртик: моңа кадәр быелга юл эшләре бәясе 39,1 миллиард сум дәрәҗәсендә, ягъни икеләтә кимрәк булыр дип фаразланган иде.

– 2023 елда республикада юл эшләренә – 240 миллиард сум, 2024 елда 200 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Былтыр Татарстанда төп инфраструктура объектлары – Алексеевск–Әлмәт юлы, Чулман елгасы аша күпере булган Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы, Вознесение трактының икенче өлеше кулланышка тапшырылды, – диде министр. – 2025 елның төп юнәлеше – республиканың урам юлллары челтәре. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан урам юллары челтәрен үстерүгә моңарчы тиңе булмаган ярдәм күрсәтелде. Бу эшкә 30 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде. Республикада урам юлларын төзекләндерүгә бу кадәр акча тотылганы акча юк иде әле.

Министр сүзләренә караганда, аларны төзекләндерү өчен Казанга – 14,5 миллиард сум, Чаллыга – 4,6 миллиард сумнан күбрәк, Түбән Камага – 1,5 миллиард сумнан күбрәк, калган муниципаль берәмлекләргә 9,3 миллиард сум акча каралган. «Рөстәм Миңнеханов программа үтәлешен даими контрольдә тотарга кушты, – дип тә искәртте Фәрит Хәнифов. – Программа быел тәүге тапкыр шундый зур күләмдә башланып китте. Аны тиз арада тормышка ашыру өчен, торак пунктларның урам юллары челтәрен норматив торышка җиткерүгә бәйле схема сайланды. Ягъни без бөтен ташландык хәлдәге урам, юлларны рәткә китерәчәкбез».

Билгеле булганча, юл төзелеше күрсәткече һәм гамәлдәге инфраструктураның сыйфаты буенча Татарстан ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе булып тора. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге системалы эш нәтиҗәсендә республикада автомобиль юлларының гомуми озынлыгы,  1,4 мең чакрым федераль трассаларны, 13,7 мең чакрым төбәк һәм 25,7 мең чакрым муниципаль юлларны да кертеп, 40,9 мең чакрымга кадәр артты. Шәһәр агломерацияләрендә тиешле нормативка туры килә торган юллар 80 нән 86 процентка кадәр җитте.

Юллар турында сөйләшкәндә, министрдан түләүле трассалар хакында сорадылар. «Вознесение трактының финанс моделе юлдан тәүлегенә 13 мең машина узуга исәпләнгән иде. Юл ачылган вакытта аннан тәүлегенә якынча 7 мең автомобиль файдаланды. Хәзер исә әлеге күрсәткеч 12,2 меңне тәшкил итә. Ә җомга көннәрендә Вознесение трактыннан тәүлегенә 16,5 меңнән артык машина йөри. Алексеевск–Әлмәт юлында да шул ук хәл. Ул тәүлегенә уртача 3,4 мең машинага исәпләнгән булса, аннан хәзер үк 4,3 мең автомобиль йөри инде, – диде Фәрит Хәнифов. – Алдан ясалган исәп-хисап чынбарлык белән чагышмаса, киресе күзәтелсә, без, әлбәттә, дөрес эшлибезме икән, дип уйланган булыр идек. Бәхеткә, ялгышмаганбыз. Шул ук Вознесение тракты Мамадыш трактын бушатты. Шуңа күрә, Казан агломерациясе үсешен исәпкә алып, без алга таба да түләүле юллар төзү тәҗрибәсен өйрәнәчәкбез. Урынын шәһәр белән бергә сайлаячакбыз. Бүген төбәк юлларында торак пунктларны урап узу юлларын салуга бәйле күзаллаулар бар».

Зурлар янәшәсендә кечкенәләрне дә онытмыйлар. «Соңгы биш елда гына да Татарстанда авылларга 500 чакрымга якын юл салынды. Ләкин зур юлга бөтенләй тоташмаган авыллар шактый әле. Быел юл эшләре программасы кысасында юлсыз салаларга вак таш җәюгә 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Татарстан Рәисе ярдәме белән зур эшкә тотындык. Шул ук вакытта, юллар салу белән беррәттән, булганнарын карап, саклап тотарга да өйрәнергә кирәк», – диде министр. Хәерле сәгатьтә!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре