Татьяна Ларионова, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Рөстәм Нургали улы сайлауда башка бер төбәк җитәкчесе дә җыя алмаган санда зур тавыш белән җиңү яулады. Шуңа да мин Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантаналы чарасын зур бәйрәм дип саныйм. Без дөрес юлда дип саныйм. Татарстан Рәисе алга таба бару юлын әле тагын да күрсәтер һәм без дус, бердәм команда белән шул юнәлештә атларбыз.
Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе:
– Башка республикалардан аермалы буларак, Татарстанның үз программалары бар. Аларның саны 40 ка якын. Барысы да бик мөһим. Татарстан Рәисе командасының һәм без – депутатларның бурычы – шушы программаларны алга таба да саклап калырга, федераль программаларга да катнаштырып хәл итәргә. Аерым-аерым әһәмияткә ия программаларыбыз да бар. Рәисебез соңгы вакытта коммуналь тармактагы программаны үз контроленә алды. Бу су, җылылык мәсьәләләренә бәйле. Биш ел эчендә алар уңай хәл ителер дигән ышанычта.
Ольга Павлова, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы:
– Сайлау югары дәрәҗәдә узды. Бу – халык ышанычы. Бүген Татарстан алдында нинди зур җаваплылык торганын барыбыз да аңлый. Төп бурычларың берсе – халкыбызның яшәү шартларын яхшырту, шәһәрләрдә сыйфатлы мохит тудыру, технологик суверенитетны булдыру. Без чит илдәге партнерларга бәйле булмыйча, үзебезнекен җитештерергә, инвестицияләрне җәлеп итәргә тиеш. Цифрлы продуктлар кешегә хезмәт итәргә тиеш. Шулай ук алда торган тагын бер бурыч: махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, аларның гаиләләренә булышу. Хәрбиләребезгә тыныч тормышка кайтуда ярдәм итү – аларны эшкә урнаштыру, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлекләрен булдыру.
Артем Прокофьев, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Сайлау нәтиҗәсе Рөстәм Миңнехановка республика халкы тарафыннан ышаныч һәм таяныч барлыгын исбатлады. Татарстан – бүген үз нәтиҗәләре белән Россиядәге алдынгы республикаларның берсе. Алда, әлбәттә, яңа бурычлар: сәнәгать тармагын үстерү, инфраструктураны яңарту кирәк. Татарстан Рәисе командасы алга куелган максатларга ирешәчәк, дип уйлыйм. Барлык партияләр дә республика алдындагы бурычларны тормышка ашыруда аңлашып эшләр, дип ышанып калам.
Зилә Вәлиева, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе:
– Тантаналы чарага күтәренке кәеф белән килдек. Чөнки Рөстәм Миңнехановның сайлауда зур җиңү яулавы – халыкның бердәмлеге, аңа булган зур ышанычы билгесе. Татарстан Рәисе күп сөйләп тормый, ул эш белән күрсәтә. Моңа кадәр булган Юлламаларында да ул һәрвакыт: «Без халык белән бергә булырга, халыкны ишетеп эшләргә тиеш», – дип әйтте. Бүгенге юллармы, мәктәпләр төзүме – кайсын гына алсаң да, моңа дәлил. Сайлаулар нәтиҗәсе халыкның Рөстәм Нургали улын хуплавын күрсәтә. Замана җиңелдән түгел. Республикабыз авыр шартларда да уңай күрсәткечләр белән алга бара. Мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш тармакларында да без Россия күләмендә беренче. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән дә тыгыз элемтәдә ярдәмләшеп, гаиләләренә дә таяныч булып торабыз. Шушы темпларны югалтмыйча эшләү бердәмлегебезне таләп итә.
Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Безнең республика – иң алдынгы төбәкләребезнең берсе. Авылларыбыз, шәһәрләребез матур. Татарстаныбыз шул динамика белән киләчәктә дә алга барсын иде. Әлбәттә, проблемаларыбыз да бар. Телебезне, милләтне сакларга кирәк. Минем яраткан темам – федерализмны да сакларга кирәк. Бездә төрле милләт вәкилләре яши. Һәрберебезнең үзенчәлеге бар. Киләчәктә дә бердәм булып, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшырып, зур гаилә булып яшәргә һәм эшләргә язсын.
Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Татарстан Рәисе сайлауга республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү программасы белән барды. Рөстәм Миңнеханов Президент булып сайланган ике чорда да тыныч сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итә алды. Россия күләмендә чагыштырып караганда, Татарстанда үсеш уртачадан югары булды. Шуңа күрә халык алга таба да әлеге вазгыятьнең саклануына өметләнә дип уйлыйм. Рәисебез энергияле кеше, планнары бик күп, һәр тармакта тормышка ашырасы конкрет проектлар бар. Бар да уңышлы булыр дип ышанам.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти:
– Бүгенге чарага мин сөенеп килдем. Татарстан – газиз Ватаныбыз. Аның җитәкчеләренә халкыбызның ышанычы зур. Минтимер Шәрип улы да, Рөстәм Нургали улы да бер юлны алып баралар. Ул – бердәмлек, татулык һәм алга бару. Алга бару дигән сүз ул Аллаһтан куәт килеп тора, аның ышанычы, ризалыгы бар дигәнне аңлата.
Хәбил Бикташев, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, эшмәкәр (Самара):
– Рөстәм Нургали улы үз эшчәнлеген бик актив алып бара. Киләчәктә тагын да яхшырак булыр дигән өметтә калам. Татарстан халкы Рәис итеп аны сайлавына мин бик шат. Республика үсешенә сокланам. Авыл хуҗалыгы тармагын да саклап кала алды. Мин үзем дә авылдан чыккан кеше буларак, сездәге авылларны күреп шатланам. Чөнки монда Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырсаң, авыллар да, фермалар да төзек. Татарстанга килеп керүгә үк бар да башка. Баганаларга кадәр буялган, юл кырыендагы агачларның кәүсәләренә кадәр буяп куелган бит. Бу уңганлыкны, халыкка игътибар зур булуын күрсәтә. Сездәге Кукмара районында гына да көненә 550 тонна сөт савып алалар. Ә безнең Самара өлкәсендә аена 150 тонна сөт савыла. Менә шуннан нәтиҗә ясарга була инде. Татарстанда андый уңышлы районнар бер генә түгел бит.
Илгиз Зәйниев, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе:
– Республикабыз алга таба да үсәр, ныгыр һәм монда яшәү халкыбыз өчен дә көннән-көн яхшырыр дип өметләнәм. Безнең республикада мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү өчен бөтен нәрсә эшләнә. Барлык шартлар тудырыла. Калганы бездән – сәнгать әһелләреннән тора.
Илдус Дәүләтов, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе:
– Без, Оренбург татарлары, Рөстәм Нургали улының зур процент белән җиңеп чыгуына бик шатбыз. Ул – Татарстан Рәисе генә түгел, барлык татарларның да җитәкчесе. Аның җитәкчелегендә республикада зур эшләр алып барыла. Халыкара чаралар уза. Бар җирдә дә тәртип. Татарстан – Россия күләмендә алдынгы урында, һәммәсе аннан үрнәк ала. «Мин Татарстан белән хезмәттәшлек итәм», – дисәң, шунда ук илнең башка төбәкләрендәге халыкларның сиңа карата мөнәсәбәте уңай якка үзгәрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез