Киләсе елда Казанда машинаны кайчан бушлай куеп булачагы билгеле

Бәйрәм көннәрендә парковка түләүсез эшләячәк.

Татарстан башкаласында 2025 елда муниципаль парковкаларның түләүсез көннәрен билгеләгәннәр. Әлегә бу җәһәттәп проект коррупциягә каршы экспертизада ята, дип яза “KazanFirst”.

Шулай итеп, Яңа ел каникулы чорында – 1-3 һәм 6-8 гыйнварда парковка өчен түләргә кирәк булмаячак. Моннан тыш 30 март – Ураза бәйрәме көнендә, май бәйрәмнәре – 1,2, 8, 9 майда, Корбан бәйрәме – 6 июньдә машинаны бушлай кую мөмкинлеге ачылачак.

Әле тагын Россия көне – 12 һәм 13 июньдә, Халыклар бердәмлеге көне – 3 һәм 4 ноябрь, Татарстан Конституциясе көне – 6 ноябрь һәм Яңа ел бәйрәме – 31 декабрьдә муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре