Киләсе елда ташламалы ипотеканы киңәйтергә мөмкин булуларын әйткәннәр

Ел азагында яки киләсе елдан ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дә бирә башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Илья Мосагин «Газета. Ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Ләкин моның өчен Үзәк Банкның төп ставканы киметүе кирәк. Ставканы шактый ук төшерү (һичьюгында 10-11 процентка кадәр) дәүләткә яңа кредитлар буенча процент аермасын түләүне нык җиңеләйтәчәк. Юкса ипотеканы киңәйтү бюджетка бик авыр йөк булып төшәчәк. Бюджетка акча керүнең уңай билгеләре: иң элек нефть-газ сатудан керемнәр арту билгеләре күренергә тиеш», – дип сөйләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, бүген Хөкүмәткә гамәлдәге ташламалы ипотека программаларына китүче чыгымнарның «йөгәннән» ычкынмавын тәэмин итәргә кирәк. Мосагин сүзләренә караганда, аларның күләме арту ипотеканы киңәйтү мөмкинлегенә аяк чалырга мөмкин.

Депутат ярдәмчесе фикеренчә, хакимияттәгеләр бүгенге ипотека буенча дәүләт ярдәме чараларының балалар тууга ничек этәргеч бирүен өйрәнер. мөгаен. Нәтиҗәсе саллы булып танылса, ипотеканы киңәйтүгә тагын бер дәлилле нигез барлыкка киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре