Киләсе елда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклаучы 60 яңа фото һәм видеотеркәү камерасы пәйда булачак. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтте.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республика юларында 1000гә якын камера эшли. Әлеге җиһазлар кагыйдә бозуның 12 төрен ачыклый. “Алар авария куркынычы булган урыннарда урнаштырыла. Камералар штраф җыю өчен өчен куелмый. Кагыйдә бозмагыз һәм сезгә штрафы да килмәс”, – диде Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез