Киләсе елдан мәктәпләргә хезмәт дәресләре кире кайтарылачак. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әй түенчә, Президент Владимир Путин «Хезмәт», «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» фәннәренең мәҗбүри булырга тиешлеге турында законга кул куйган. «Киләсе уку елыннан хезмәт дәресләре гамәлгә кертелә. Без аңа әзерләнәбез, бүлмәләрне җиһазлауны күздә тотабыз», – дигән ул.
Министр билгеләп үткәнчә, тиешле укытучылар әзерләү (шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан) күздә тотыла. Моның өчен Дәүләт мәгърифәт университетында махсус хәрби операция ветераннары-педагогларны һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны башка һөнәргә өйрәтү үзәге булдырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез