Газетага язылу

Киләсе елның февраленнән ташламалы ипотекага бәйле яңалык көтелә

Россиядә 2026 елның 1 февраленнән гаиләгә ташламалы кредит рәсмиләштерү буенча чикләүләр үз көченә керә.

Шул ук вакытта ир белән хатынның икесе дә ипотека кредиты алучылар булып саналачак. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Хезмәт,социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сүзләренәтаянып яза.

Аның әйтүенчә, Россиядә 1 февральдән гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрә. Шул рәвешле гаиләгә ташламалы бер генә ипотека кредиты бирелә башлаячак. Гаиләнең программа буенча кредит алырга акчасы җитмәсә, өченче затларны җәлеп итү мөмкинлеге сакланып кала. Депутат фикеренчә, мондый чара дәүләт ярдәмен гаделрәк итеп, ташламалы ипотекадан күп тапкыр файдаланучыларга киртә куячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре