Газетага язылу

Килделәр дә киттеләр булмасын: Казанда БРИКС уеннарына әзерлек бара

Кунакларга – ачык йөз, халыкка – спорт бәйрәме. Татарстан башкаласы Казан БРИКС уеннары халыкара чарасын кабул итәргә әзерләнә. Чарага барлы-юклы бер ай вакыт калды. Оештыручылар халыкара ярышка ничек әзерләнүләре турында журналистларга сөйләде.

Нәрсә көтәргә?

Казанда 10–26 июнь көннәрендә узачак БРИКС уеннарына 5 меңнән артык катнашучы килер дип көтелә. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, хәзергә булган мәгълүмат буенча, ярышларга 60лап илдән катнашучылар килергә тиеш. Турнир спортның 29 төре буенча узачак. Әмма бу әле төгәл сан түгел. Кайбер спорт төрләрендә командалар тулысынча тупланып бетмәсә, аның буенча ярышлар оештырылмаска да мөмкин. БРИКС уеннарында 380 комплект медаль уйнатылачак.

Ярышлар өчен яңа биналар төзеп тормыйлар анысы. 2013 елгы Универсиада һәм аннан соң узган башка зур спорт чараларыннан калган мирасны кулланырга исәп. Хәзер аларда да эчке һәм тышкы ремонт эшләре гөрли. Владимир Леонов сүзләре белән әйтсәк, кайсыларының ремонтны Универсиада елларыннан бирле күргәне юк инде.

– Нәтиҗә буларак, өр-яңа корылма калачак. Еш кына тышы түгел, эчлеге мөһимрәк, – диде бу җәһәттән Владимир Леонов.

Билетлар сатыламы?

Билгеле булганча, турнирның кайбер ярышларына билетлар апрель азагында ук сатуга чыгарылды. Тагын берничә спорт төренә билетлар якын арада чыгачак. Сатуга чыгарылган билетларның 20 меңе инде сатылып беткән. Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург тамашачылары аеруча актив, ди. БДБ илләрендә яшәүчеләр дә – билет сатып алучылар рәтендә.

– Уеннар башланырга бер ай кала шундый кызыксынуны беренче мәртәбә күрәм, яңа проект өчен бу бик яхшы, – дип гаҗәпләнүен яшермәде министр да. – Билетлар сатуга чыккан көнне үк 4 меңе сатылып бетте.

Сүз уңаеннан, Уеннарга билетларны рәсми сайттан һәм kassir.ru сайтыннан алырга мөмкин. Билет хакы – 100–300 сум. Мошенниклар корбаны булмас өчен, алыпсатарлар кулыннан билет алмаска киңәш итәбез.

Владимир Леонов исә башка шәһәрләрдән килүчеләргә киңәш бирде:

– Билет сатып алудан тыш, Казанга ничек килүегезне, кайда яшәячәгегезне дә кайгыртсагыз иде. Чөнки җәй – туристлар сезоны.

Эш беткәч, уйнарга да ярый. БРИКС уеннары катнашучылары өчен бай мәдәни программа да әзерләнә. Килгән-килгән Татарстандагы кунакчыллыкны күрми китсеннәрме инде?! Әйтик, Уеннарның ябылу тантанасын татарларның милли бәйрәме Сабан туе белән берләштерәчәкләр. Шулай итеп, чара кунаклары һәм туристлар бәйрәм мохитен дә тоя алачак. Ачылышны исә Россия көненә тәгаенләячәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре