Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, медицина хезмәткәрләре 40 меңгә якын кешегә диспансеризация уздырган, шул исәптән аның икенче этабы барышында 13 меңнән артыграк кешене тикшергән. Сәламәтлеген тикшертүчеләрнең 15,5 процентында (6 меңнән күбрәк кеше) авыру ачыкланган. Һәр 3 кешенең берсенә өстәмә тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр, 1200 дән күбрәге хастаханәгә озатылган.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча 5 мобиль поликлиника эшли. Аларда республиканың төп клиникалары белгечләре хезмәт куя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез