Газетага язылу

Килешүгә ирешү җиңел, саклау авыр

Глобаль сәясәт – АКШ белән Иран килешүе йогынтысында. Дөнья икътисадының төп артерияләренең берсендә хәрәкәт башлану кара алтын һәм башка күп кенә стратегик әһәмияткә ия товарларның арзанаюына китереп, финанс кризисын артка чигерер, дип көтелә.

Дөресен генә әйткәндә, углеводородларга бәя бик артык сикермәде дә ул. Ягулык бәяләренең чагыштырмача тотрыклы калуында Кытай роле зур, дип әйтәләр. Иран сугышы башлануга, чиннар нефть сатып алуны кискен киметкән. 11 миллион баррельдән 7,8 миллионга гына калдырган. 3 миллион баррельгә якын җитмәгән җир маен кытайлылар электромобильләргә күчеп утыру, югары тизлектәге тимер юлларны киңрәк куллану, нефть эшкәртү заводларының активлыгын киметү, нефть химиясендә ташкүмердән иркенрәк файдалану һәм стратегик нефть запасларын акрынлап киметү нәтиҗәсендә каплаганнар. Әмма аналитиклар, Кытай импортының кимүе – вакытлы күренеш һәм озакламый төгәлләнәчәк, дип саный. Кимегән запасларны тулыландырырга туры киләчәк.

 

Бер Кытай гына түгел, АКШ һәм Көнбатышның башка илләре дә бу айларда стратегик запасларны сату белән мавыктылар. Кара көнгә дип сакланган нефть исә чиксез түгел, алдагы айларда төгәлләнәчәк. Бу вазгыять ягулык бәясенең кискен үсешенә китерер, дип көттеләр. Шуңа күрә Иран белән Америка килешүе барлык илләр өчен дә диярлек хәлиткеч әһәмияткә ия.

 

Ләкин төзелгән килешү сакланыр дигән өмет зур түгел. «АКШ белән Иран арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланганнан соң иң катлаулы этап башлана», – дип белдерә Кытайның Синьхуа агентлыгы. Чиннар, килешүгә ирешү җиңел, аны тормышка ашыру авыр, дип саныйлар. Бу алар фикере генә түгел. Трампның Иран белән төзегән килешүе уңышсызлыкка дучар булуның барлык билгеләренә ия, дип белдерә Bloomberg күзәтүчесе. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе бу хакта күптәннән әйтеп килә. Якын Көнчыгыш турбулентлыгы тиз генә туктала торган матавык түгел. Килешү әле имзаланмаган, Тәһранда аны бер төрле, Вашингтонда икенче төрле шәрехлиләр. Мәсәлән, Financial Times Трамп администрациясенең Иран өчен 300 миллиард долларлык инвестицион фонд төзүне үз өстенә алачагын яза. Трамп: «АКШ Иранга 300 миллиард доллар түли икән дигән хәбәрләр – демократлар тараткан фейк кына», дип белдерә.

 

Аннан да зуррак каршылык бар әле. Израиль килешүгә буйсынмаячагын әйтеп тора. Иран исә Ливан һәм Газзәдән сиончы вәхшиләрне чыгаруны төп таләпләрнең берсе итеп саный. Яһүдләр Бәйрутны утка тотканда, Иран җавап һөҗүме оештырса, моңа АКШ ничек карый, килешү өзеләме-юкмы? Җавапсыз шундый сорауларның күплеге килешүне тотрыксыз итә.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре