Мөслим егете Рүзәл Минһаҗевның «Егет без» төркеменең тәүге концертыннан чыкканда күрше авылда яшәүче Алсу апа Сабирова шулай диде.
– Кешеләр хәзер шигырь яратмый, тыңламый дигән булалар... – дим аңа җавап итеп.
– Тыңлыйлар, – ди ул бераз сузып. – Тыңлыйлар. Әле ничек кенә! Кем, ничек укый, нинди шигырь бит... Әнә Рүзәл сөйләгәндә зал тып-тын калды...
Чынлыкта шулай. Хәтта сулаудан туктап тордык шикелле. Хаклык өчен шунысын да әйтим, концертлары турында бер генә көн алдан билгеле булу сәбәпле, зал тулы түгел иде. Әмма ышанам: зал шыгрым булса да, нәтиҗә шундый ук булачак иде. Юк, шигырь кичәсе түгел иде ул. Гади бер концерт кына да түгел иде. Азактан һәммәбез исеменнән рәхмәт әйтергә күтәрелгән Рамазан абый Фәрзиев әйткәндәй, бик тә мәгънәле кичә, чара булды ул.
Республикадагы мәдәният тормышыннан, соңгы еллардагы вазгыятьтән аз-маз хәбәрдар булган, социаль челтәрләргә кергәләп-чыккалап алган кешеләргә Рүзәлнең кем булуы турында сөйләп торасы юк. «Аны мин дә беләм», – ди әнә өлкән яшьтәге танышым, волонтер буларак кылган гамәлләрен күздә тотып. Әйе, һәр кешегә төрле яклап таныш ул. Кемдер КВНчы дип, кемдер блогер, эшмәкәр, умартачы дип белә, кемдер шигырьләр, җырлар авторы, кемдер Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән егет дип, кемдер иганәче... Үз төркеме белән тәүге концертларында бөтен сыйфатлары, гамәлләре белән тулысынча ачылды Рүзәл. Үзе турында сөйләп түгел. Берсеннән-берсе тирән мәгънәле шигырьләре аша ачылды. Авыл җанлы егетнең авыл җаны турындагы шигырьләре дә, тормыш-яшәеш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы уйланулары, махсус хәрби операция зонасында булганда, аннан кайткач туган йөрәк ачынулары да тамашачы күңеленә бик якын темалар иде шул. Йомшак тембр белән ул аларны, әйтерсең, йөрәк уртасына уеп кына кертә...
Дөресен әйтим, шау-шулы тамашаларны яратмаганга (соңгы вакытта концертлар нәкъ менә шау-шулы шоуга әйләнеп бара), бу концертка да бик шикләнеп кенә бардым. Өстәвенә, тамаша башланды, дип игълан итүгә, сәхнәгә мәктәп балаларыннан әллә ни аерылмаган бер кыз, өч егет чыгып басты... Мин генә түгел, башкалар да бу мәлдә әллә ни күпкә өметләнмәгәндер. Әмма беренче минутлардан алар сәхнә белән залны бәйли, ике сәгать буе үзләренә каратып тора алды. Яшь кенә булсалар да, сәләтле бу кыз-егетләр уен коралларында да уйный, бии-җырлый, залны да җырлата, тамашачыларны да биетә, урынлы гына, җиңелчә генә шаяртып та ала... Баксаң, Мөслим егетләре Илвир, Илназ – автор-башкаручылар, үзләре сүзен дә, көен дә яза, Рүзәл абыйлары шигырьләренә дә көйләр яза, Илвир исә Ваһапов фестивале лауреаты икән. Шушы ук район кызы Камилә моңлы җырчы, оста биюче, баянчылары – Балтач егете Нурзил дә җырларга, баян күтәреп, биергә дә сәләтле. Әлеге чыгышлар арасына үзенең уйландыра торган шигырьләре белән Рүзәл кушыла...
Әле генә ут уйнатып, бии-бии җырлаган яшьләр чыгышыннан «айнып» өлгермисең, туп-туры уйлар тулы шигъри мохиткә чумасың. Рүзәл белән бергә ул үткән юллардан үтәсең, ул кичергәннәрне кичерәсең. Аның белән бергә горурланасың, аның белән бергә кайгырасың, моңланасың... Моңсу шигырь арты моңсу җыр булырга тиеш кебек. Тик бу концертта барысы да контраст бара: Рүзәл сәхнәдән кереп китүгә, дәртле көй уйный башлый... Уйларыңның очына чыга алмый каласың (анысы, мөгаен, өйгә кайткач, кабат искә төшереп уйланыр өчендер)... Керфек очларына эленгән яшьләр шул килеш кала. Күңел инде башка ритмга күчә... Нәкъ тормышның үзе кебек: ак полоса белән карасы чиратлаша, хисләр дә, кичерешләр дә үзгәрә.
Гадәттә, концерт тәмамланды, дип игълан итүгә, тамашачылар чыгып китә башлый. Ә бу кичтә барысы да башкача булды: аягүрә басып алкышлаганнан соң да әле залдан чыгып китәргә ашыгучы табылмады. Рүзәлгә кабат-кабат хушлашу сүзләре әйтергә туры килде. Концерт әле сәхнәдә генә дә бетмәде. Фойеда кабат баян тавышын, җыр тавышын ишеткән тамашачылар кире борылып керде. Монысы да авыл җире өчен яңалык иде. Теләгәннәр аларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, аралашты.
...Үз юлын тапкан инде Рүзәл. Юлдашлары да бар. Иҗат юллары озын, бәрәкәтле булса иде. «Мин аңладым тормыш кадерен», – ди ул шигырендә. Башкаларны да шуңа өйрәтергә тырышучы егеткә күпләр шундый теләктәдер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез