Киңәшле эш таркалмый

Булганны саклап калу. Татарстан Халыклары ассамблеясы советының Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә узган күчмә утырышында шул хакта сөйләштеләр.

Яшел Үзән районында 73 милләт вәкиле яши. Татарстан халыклары ассамблеясының җирле вәкиллеге 12 милли иҗтимагый оешманы берләштерә. Район башлыгы Михаил Афанасьев белдергәнчә, милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә тырышалар. Районда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган 28 мәктәп һәм бакча бар. Рус телендә белем бирә торган 11 мәктәптә татар сыйныфлары эшли. Быел 9 нчы сыйныф укучылары арасында 278 укучы татар теленнән сынау тапшырган. Уртача балл – 4,87.

Күчмә утырышка төрле министрлыклар, хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре килгән иде. Башта алар «Теплица» педагогик-психологик үзәгендә яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр белән танышты. Директор Ольга Гыйльфанова иҗади юнәлешләр, инженерлык түгәрәкләре, робот техникасы буенча уздырылган түгәрәкләр турында сөйләде. Теләге булган һәркем үзенә кызыклы шөгыльне сайлый ала. Киләчәктә республика халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерүгә бәйле юнәлешләрен дә үстерергә җыеналар. Аннан татар гимназиясенә кузгалдык. Уку йорты директоры Гөлинә Саттарова белдергәнчә, укучылар татар телендә белем һәм тәрбия ала. Барлыгы 500 бала укый. Дәреслекләр татарча. Татар теле һәм әдәбият дәресләрен атнага 4–5 сәгать укыталар.

Утырыш исә 25 милләт вәкиле белем алган Карпов исемендәге лицейда узды. Директорның милли эшләр буенча урынбасары Наилә Алкина әйтүенчә, биредә 2500 дән артык укучы белем алса, шуның яртысы татар телен туган тел буларак өйрәнә.

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф оешмаларында күргәннәреннән канәгать калуын әйтте.

– Без районда элеккечә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, этномәдәни үсеш мәсьәләләренә зур игътибар бирүләренә инандык. Бу күпмилләтле республика өчен бик мөһим. Татарстанда 175 милләт вәкиле яши, – дип искә төшерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, милләтара татулыкны саклау, мәдәниятара багланышларны ныгыту мәсьәләләре көн саен игътибар, килешеп эшләү таләп итә. Районнарда милләтара татулык өлкәсендәге проектлар уңышлы тормышка ашырыла.

– Бу – безнең филиаллар, вәкиллекләр, Дуслык йортлары һәм үзәкләрнең эше, милли мәдәниятләр фестивальләре, балалар һәм яшьләр өчен белем бирү программалары. Мондый кыйммәтле тәҗрибәнең республика казанышы булуы, аның таратылуы һәм хуплануы бик мөһим, – дип ассызыклады парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин 17 октябрьдә республика Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгачагын да искәртте.

– Район активын, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләрен әлеге программа документын җентекләп өйрәнүен сорыйм. Рөстәм Нургалиевич милләтара татулык мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирә, ә бу – безнең турыдан-туры бурычыбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марат Галиев утырышта чит ил кешеләренең хәле турында сөйләде. Ел башыннан Татарстанга 180 мең чит ил гражданы килгән. Үзбәкстаннан килүчеләр 9 мең кешегә арткан. Ә менә Кытай, Төркия, Ираннан килүчеләр, киресенчә, кимегән. Даими рәвештә бездә яшәүчеләр 25 процентка арткан.

Тырышып эшләүнең әҗере дә бар. Милли-мәдәни берләшмәләр активистлары бүләксез калмады. Фәрит Мөхәммәтшин исә «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» юбилей медале белән бүләкләнде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре