Газетага язылу

Китапханәләргә китапларының яртысыннан артыграгыннан мәхрүм калу куркынычы янавын аңлаттылар

Чит ил агентлары һәм кирәкмәс оешмалар турында законны үтәү барышында Россия китапханәләрендәге китапларның 50 процентыннан артыграгын киштәләрдән алу куркынычы яный. Бу хакта «Ведомости» Эксмо-АСТ нәшрият төркеме президенты Олег Новиков мәгълүматларына таянып яза.

Аның әйтүенчә, эш шунда: күп кенә китапларны эшләүдә соңрак иноагент статусы алган яки кирәкмәс булып танылган кешеләр яки оешмалар катнашкан. Биредә сүз әсәр авторлары турында гына түгел, бәлки аларга аннотация әзерләүчеләр, макетын ясаучылар яки тәрҗемә итүчеләр турында да бара. Хәзерге вакытта тыелган фондлар һәм фәнни үзәкләр ярдәмендә бастырып чыгарылган басмалар белән дә шундый ук хәл килеп чыгарга мөмкин. Мондый оешмалар чыганакларының сүзләре китерелгән туган якны өйрәнү буенча хезмәтләр һәм диссертацияләргә, классик әдәбиятка да китапханә киштәсеннән юкка чыгу куркынычы яный.

Китап индустриясе вәкилләре, законның кире көчкә ия булмавын исәпкә алуны тәкъдим итеп, авторларына һәм башкаларга чит ил агенты статусы бирелгәнче чыгарылган китапларга тимәскә тәкъдим иткән. Шулай ук нәшриятчеләр китапны хокукый яктан бәяләү өчен Россия Китап берлеге каршында «бер тәрәзә» булдыру мәсьәләсен күтәргән. Хәзер экспертизаны төбәк белгечләре үткәрергә мөмкин. Ә бу шул бер үк китаплар буенча төрле төбәкләрдә административ эшләр кузгатуга китерү белән яный.

Оештыру комитеты рәисе Сергей Нарышкин бу башлангычларны Хөкүмәткә һәм законнар чыгару органнарына тапшырырга вәгъдә иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре