Китмәсен түбә: ипотека рәсмиләштерергә теләгән һәр икенче кешене нигә кире боралар?

Тораклы булуның ние бар? Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу елның июнендә ипотека рәсмиләштерергә теләгән һәр икенче кешене кире борганнар. Сәбәбе билгеле: банклар халыкның миллионлаган сумлык бурычны кире кайтарып бирә алуыннан шикләнә. Таш диварлы караңгылык эчендә ут яктысы бар анысы. Узган атнада төп ставканы 20 дән 18 процентка кадәр төшерделәр. Тик белгечләр әйтүенчә, сөенергә иртәрәк.

Финанс-икътисад журналларының берсе хәбәр итүенчә, 2025 елның июнендә Россия банклары ипотека рәсмиләштерергә теләп гариза язучыларның 50,6 процентын кире борган. Бу – рекорд сан, ди белгечләр. Чагыштыру өчен: май аенда әлеге күрсәткеч 45,7 процент тәшкил иткән. Әйтүләренә караганда, финанс оешмалары халыкның бурычны кайтарып бирә алуыннан шикләнә. Шуңа күрә мондый икеле-микеле адымга бармыйлар да.

Нәфис Шәрифуллин гаилә ипотекасы программасы буенча торак сатып алмакчы. «Эшем буенча миңа гел бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөрергә туры килә. Гаиләм белән Самарада да, Санкт-Петербургта да яшәдек. Киләсе елга олы кызыбыз укырга керә. Шуңа күрә Казанга кайтып төпләнү турында уйлана башладык. Торак бәяләрен белешә башладым гына әле. Бик кыйммәт. Мисал өчен, Казанның Совет районындагы яңа төзелә торган торак комплексларының берсендә йортның иң югары катында урнашкан 68 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир 13 миллион сум тора. Банк ипотека рәсмиләштерүчегә куйган таләпләр дә катгый. Эш урыныннан әллә ничә төрле белешмә, шул исәптән, 200 мең сумнан ким булмаган хезмәт хакы сорыйлар. Тораклы булабыз дип, бу кадәр бурычка бату кирәкме икән?» – ди гаилә башлыгы.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, бүген торак сатып алырга теләүчеләр җиде кат уйлап эш итәргә мәҗбүр.

– Үзәк банк төп ставканы 20 дән 18 процентка кадәр төшерде. Бу исә торак базарының азмы-күпме җанлануына китерәчәк. Ягъни моңа кадәр акчасын банкта саклаучылар аны инвестиция буларак торак сатып алуга тотарга мөмкин. Чөнки төп ставка төшкәч, банк кертемнәре буенча процентлар да кимеячәк. Ничек кенә булмасын, бүген ипотека ставкасы югары булып кала. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы биш елда торак бәяләре биш тапкыр диярлек кыйммәтләнгән. Димәк, 2020 елда урта хәлле гаиләнең 70 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир сатып алу мөмкинлеге булса, бүген «берле»лек тә чамасы юк, – ди белгеч.

Торак сатып алыр чакмы? Бу сорауны риелтор Наилә Хуҗинага бирдек.

– Үзегез уйлап карагыз: бүген башкалада ике бүлмәле фатир уртача 9 миллион сумнан башлана. Беренчел кертем – 20 процент. Кредит алу вакыты – 30 ел. Ипотеканы 18 процент белән алган очракта да, айлык түләү 110 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Ә хезмәт хакы 200–230 мең сумнан ким булмаска тиеш. Кредит рәсмиләштерүченең башка төр бурычлары булмаган очракта әле бу. Урта хәлле гаиләдә мондый хезмәт хаклары турында ишеткәнегез бармы? Минем – юк, – ди белгеч.

Наилә Хуҗина фикеренчә, торакны кичә сатып алырга кирәк иде. «Фатир бүген кирәк булган кешеләргә без сатып-алуны кичектермәскә киңәш итәбез. Чөнки бүгенге шартларда төзелеш оешмалары төрле ташламалар, төрле акцияләр белән кызыктыра. Төп ставка акрынлап төшә башлаган очракта да, торак базарында вазгыять бүген яки иртәгә түгел, ә киләсе ел азагына таба гына тотрыклана башлаячак», – ди ул.

Сан

Россия банкы хәбәр итүенчә, 2025 елның 1 июненә Татарстанда яшәүчеләрнең ипотека буенча вакытында түләнмәгән бурычы 4,5 миллиард сумга җиткән. Бер ай эчендә ул – 821 миллион сумга, ә ел башыннан бирле 2 миллиард сумнан да күбрәккә арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре