Соңгы көннәрдә Башкортстанның берничә районында көчле давыл котырган. Бу хакта "Кызыл таң" яза.
1 июльдә Дуван районының Арый авылында көчле җил секундына 20 метр тизлеккә кадәр җиткән һәм яшен булган. Бу көнне ашыгыч хезмәтләргә авылдагы мәктәпнең түбәсенең давылда зыян күрүе турында мәгълүмат килгән.
 
"Мәктәп эшләми, балалар каникулда. Тергезү эшләре оештырылган, аларны 10 июльгә кадәр тәмамлау планлаштырыла”, - дип хәбәр итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә һәм хәлнең контрольдә булуын белдергәннәр.
 
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез