Бу хакта “Российская газета” Төркиянең табигать афәтләренә һәм гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Хакимияттәгеләр белдергәнчә, коткаручылар китерелгән зыянны бәяли һәм ихтимал хәтәрләрне билгели.
Җир тетрәү вакытында, элегрәк зыян ки сәбәпле, бушап калган биналар җимерелеп төшкән.
5,99 чакрым тирәнлектән “менгән” җир тетрәү Истанбулда һәм шәһәр тирәсендәге провинцияләрдә нык сизелгән. Бирегә коткаручылар җибәрелгән.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Балыкесирда өч бина җимерелгән. Икесе – Акхисар урамында. Шулай ук Җөмһәрият мәйданчыгындагы бина җимерелеп төшкән. Аның беренче катында – өч кибет, икенчесендә – складлар урнашкан булган.
Хакимияттәгеләр әйтүенчә, Акхисар урамында җимерелгән дүрт катлы ике бина, 10 августта 6,1магнитудалы җир тетрәү аркасында зыян күргәнлектән, буш булган. Шуңа күрә кешеләргә зыян килмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез