Яңгырлы көндә рульгә утырмау хәерле. Автоэксперт Игорь Моржаретто һәм адвокат Леонид Ольшанский “Радио1” эфирында шундыйрак фикер белдергән.
Моржаретто аңлатып үткәнчә, күлдәвек аша чыкмаска тырышу кирәк. Аеруча тирәнме-юкмы икәнен белмәгән хәлдә. Аның сүзләренә караганда, мондый очракта машинага гидроудар куркынычы янарга мөмкин. Ә ул исә двигательне сафтан чыгарырга мөмкин.
Ольшанский билгеләп үткәнчә, яңгыр чиләкләп койган бер мәлдә әкрен генә барырга, двигательне судан сакларга кирәк. Ул, мотор сүнеп калмасын өчен, капотны ачып, трамблерны чүпрәк белән капларга киңәш иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез