Газетага язылу

Койманың ике ягы: мин эзләдем саладан

Авылның – үз тормышы, үз фәлсәфәсе. Андагы һәр хәрәкәт, һәр адым күз уңында, тел очында. Монда яшәүчеләрне авылдан, ә авылны кешеләреннән аерып карау мөмкин түгел. Бу юлы без авылга гомер буе шунда яшәгән һәм әле берничә ел элек кенә шәһәрдән күченеп кайткан кешеләр карашы аша кайтып киләбез.

 

ӘДҺӘМ ГАЙНУЛЛИН

Сез авылда ничә ел яшисез?

Әти ягыннан да, әни ягыннан да нәселебез Әтнә районындагы Түбән Бәрәскә авылыннан. Шуңа күрә минем бөтен гомерем шушы авылда узды. Әтиебез сугыштан имгәнеп кайткач, тормыш арбасын кечкенәдән үзебез җигелеп тарттык. Балачактан ук көтү көттем. Егет булып өлгергәч тә, нинди генә эшләрдә эшләмәдем. Тракторчы да, кибетче дә, хәтта укытучы да булырга туры килде. Лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы 28 елда колхозда ревизия комиссиясе рәисе булып эшләдем.

Сезгә авылның нәрсәсе кадерле?

Бу авылның бөтен нәрсәсе кадерле миңа. Иң беренче чиратта кешеләре бик якын. Һәркайсы бертуганым кебек кадерле. Бер дә ялган түгел. Кеше белән ачуланышып, үпкәләшеп яшәгәнебез булмады. Суы да, җире дә, һавасы да якын, кадерле. Безнең авылыбыз бик матур, төзек. Бәрәскәдә тырыш халык яши. Алар гомер-гомергә игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Соңгы ике елда колхоз җитәкчесе ел ахырында пенсиягә өстәмә итеп, икешәр һәм өчәр мең сум акча бирде. Мондый хәл бер җирдә дә юк. Авылыбызның тарихы, район, республиканың үткәне белән кызыксынам. Хатыным да шушы авылныкы. Бүгенгә кадәр аның белән бергә матур гомер кичерәбез. Ике ир егет үстердек, берсе – Казанда, икенчесе Биектауда яши.

Авылдан ник чыгып китмәдем икән, дип үкенгән булмадымы?

Армиядән кайткач, шәһәргә китәсе кеше идем мин. Тик авылны һәм әнине ташлап чыгып китәргә батырлыгым җитмәде. Аннан соң авылны чын күңелдән яраттым. Үкенеч бер дә булмады, дип әйтә алмыйм. Яшәү дәверендә андый көннәр дә булгалады. Андый уйлар бигрәк тә «таяк»ка эшләгән елларда килгәли иде. Тормышлар да авыр, акчасы да аз иде. Тик барыбер чыгып китә алмадым.   

Сез белгән авыл кешесе нинди ул?

Авыл кешесе гадирәк ул. Хәйләли белми торган, хәләл көче белән көн күрә торган тырыш халык. 

Бүген авыл кешесен нәрсә иң нык борчый?

Яшьләрнең шәһәргә китүе. Ни дисәк тә, анда хезмәт хаклары зуррак. Элек авыл хуҗалыгында халыкның үзәгенә үткән өч нәрсә бар иде: терлек азыгы хәзерләү, үзенә ашау-эчү һәм кием-салым юнәтү. Элек печән төялгән кечкенә арбаларны ватып, чалгыларны сындырып йөри торганнар иде бит. Хәзер терлек азыгын ничек әзерлиләр? Хуҗалыгыбыз салам, печәнне зур трактор арбасына салып китертә, кирәк урынга урнаштырып та китәләр хәтта.    

Ни өчен яшьләр авылдан китә?

Аларның авылдан чыгып китү сәбәпләре күп төрле. Аның беренчесе – гомум илдәге, тармактагы үзгәрешләр. Соңгы елларда чит илләрдән куәтле техника күп кертелә. Алар моңа кадәр 6–7 трактор башкарган эшне башкара. Кешенең кирәге калмады. Совет заманында андый көчле техника булмады, кул көче күп кирәк иде. Аннан соң бер ара хезмәт хакы бирмичә азапладылар. Хәзер инде андый тормышлар артта калды. Матур һәм мул яшибез, хуҗалыкта да яхшы хезмәт хаклары түлиләр. Ләкин барыбер шәһәр белән чагыштырганда, авыл җирендә тормыш көтү авыррак. Шәһәрдә дә колач җәеп каршы алучысы юк анысы, күпчелек очракта баласын да, аның гаиләсен дә барыбер шул авылдагы әти-әнисе кайгырта. Башта укыта, аннан соң фатирын сатып ала, яки ипотекасын түли. Яхшы хезмәт хакы алсалар да, яшьләргә тиз кирәк. Элекке буын тормышын үз тырышлыгы белән булдыра иде. 

 

ЗӨЛХИҖӘ МИНДИӘХМӘТОВА 

Сез авылда ничә ел яшисез?

Мин тумышым белән Башкортстаннан. 2014 елдан башлап ирем белән Казанда яшәдек һәм дүрт ел элек Балтач районының Арбор авылына күчендек. Авылга кайтуга төп сәбәп пандемия булды. Ул вакытта шәһәрдә ирек чикләнгән кебек булды. Шуннан соң танышлар, белдерүләр аша авылларда йорт эзли башладык. Мондагы бер өй күңелгә аеруча хуш килде. Балаларыбыз бар, шуңа күрә аның төп юлдан читтәрәк булуы да зур роль уйнады.

Авыл нәрсәсе белән җәлеп итте? Сезнең өчен авыл тормышында нәрсә мөһим?

Шәһәрдән ерак булуы, куркынычсызлыгы белән җәлеп итте, табигате бик матур, кешеләре яхшы, ачык йөзлеләр, барысы да исәнләшеп, елмаеп уза. Хуҗалыгыбыз юк, песиләрдән кала маллар тотмыйбыз. Ирем ике көн саен Казанга эшкә барып йөри. Ике улыбыз бар. Берсе авылга кайткач туды. Алар минем белән өйдә утыра, балалар бакчасына йөрми. Казанда яшәгәндә фотограф булып эшләдем. Авылда да шул эшемне дәвам иттерер идем, тик монда аңа ихтыяҗ юк. Шуңа күрә әлегә ул эшем хобби дәрәҗәсендә генә. Табигатьне, хайваннарны, балаларымны фотога төшерәм. Йөгерергә чыгам. Мин элек тә йөгерә идем, ә авылда бөтенләй башкача рәхәт. Әйләнә-тирә шундый матур, күзәтәсең, илһамланасың. Авылда тагын бер һөнәргә өйрәндем: икмәк пешерә башладым. Тәмле ипи белән якыннарымны, гаиләмне сыйлыйм.  

Авылга ияләшеп бетә алдыгызмы? Ник кайттым икән, дигән үкенеч юкмы?

Кешегә туган авылында, туган-тумачалары, дус-ишләре булган җирдә яшәү күпкә рәхәтрәк. Ә безгә бу авыл бөтенләй чит, шуңа күрә үзебезне биредә «үз кеше» итеп тоймыйбыз. Якыннарыбыз да булмагач, күңелдә бөтенләй башка хисләр. Шуңа күрә монда бөтенләйгә калачакбыз, дигән хис юк. Әйе, без әлегә монда яшибез, безгә рәхәт. Ләкин инде башка карар кабул итү турында да уйлыйбыз.   

Сез белгән авыл кешесе нинди ул?

Яхшы күңелле һәм бик тырыш. Күршеләребез бигрәк тә тынгысыз, алар иртәдән кичкә кадәр өйдә, урамда, сарайда һәм бакчада бертуктаусыз эшли, кош-корт тоталар. Мине иң гаҗәпләндергәне: өстән кар явып торганда да алар гел ишегалларын, юлларны чистарта. Югыйсә ул эшне кар явып туктагач кына да эшләргә булыр иде бит. Тырышлыкларына шаккатам, чөнки мин аңа ияләшмәгән. Аннан соң авыл халкының якын гына араны да машина яки электросамокатка утырып узулары гаҗәпләндерә.

Бүген авыл кешесен нәрсә иң нык борчый?

Кешеләр гадәти, көндәлек, ияләшкән эшләрен генә эшли. Ә мавыгулары, хоббилары турында уйламый. Клубта апалар өчен ниндидер түгәрәкләр булса яхшы булыр иде. Мәсәлән, минем танышым бик яхшы бәйли. Ул апаларны бәйләмгә, чигү чигәргә өйрәтә алыр иде. Шулай ук рәсем ясау, фотога төшерергә өйрәтү буенча мастер-класслар да оештырырга мөмкин.     

Ни өчен яшьләр авылдан китә?

Беренчедән, авылда яшьләргә яхшы түләнә һәм карьера баскычыннан менәргә мөмкинлек бирә торган эш урыннары юк. Бөтен яшьләр дә фермага эшкә бармый бит. Ә башка бюджет урыннарында хезмәт хакы аз. Аннан соң, шәхсән үзебезгә балалар өчен әлеге дә баягы шул түгәрәкләр булмау ошамый. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен спорт, иҗади түгәрәкләр юк. Бәлки алар бардыр да, ләкин мин белмим. 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре