Комбайнчы Рәфкать Саттаров: «Быел гына эшлим дисең дә»...

Ул да, күп комбайнчылар кебек, «быел гына эшлим дә, туктыйм» дип уракка керешә, эш тәмамлангач, комбайнын кышкы саклауга куя. Яз җитеп, уҗымнар күтәрелә башлауга, фикере тагын үзгәрә. Кырлар, комбайн тагын үзенә тарта. Дистә еллап инде шулай. Уңган-булган комбайнчы, тракторчы ул. Районның сабан батыры булды, урак батыры булып ничә еллар сәхнәгә күтәрелде. Без исә әле аның мәйданда көрәшеп, батыр калган чакларын да беләбез. Сүзем күз алдыбызда үскән элекке күрше егете Рәфкать Саттаров турында.

– Ундүрт яшьтән комбайнда инде мин. Башта ярдәмче булып эшләдем. Унсигез тулгач, үзем штурвалга утырдым. Комбайнны куйдым да армиягә киттем. Аннан кайткач, бер-ике ел читтә бәхет эзләп йөрдем әле. Барыбер күңел кырга тарта иде. Бигрәк тә урып-җыю башлангач, кырда эшләгән комбайннарны күргәндә күңел куба иде. Их, бер утырып йөрергә, ди идем. Түзмәдем, кире колхозга кайттым. Май ае иде. Кайтуга, комбайн бирделәр. Ул чакта ремонтка иртә тотына идек. Башта иске комбайннарда эшләдем. 2009 елда үземә өр-яңа «Нива» комбайны бирделәр. Яңалыгы белән әйбәт булса да, ватылмый эшләсә дә, «Нива»ларда комбайнчыларга шартлар юк иде. Эсселәрдә бигрәк яман. Бункер тулуга, аз булса да, җилләнеп керик дип, түбәгә чыгып баса идек. Тик кырык градуслы эсседә анда да җиләс булмый, өстәвенә тузан да әле... Түзә алмаганда каравылдагы янгын сүндерү машинасының цистернасына чумган вакытлар да, футболканы чылатып кигән чаклар да шактый булды. Берничә елдан «Дон»га күчтем. Өр-яңа ук булмаса да, кондиционеры бар иде. Үткән ел «РСМ-161» дигән яңа комбайн бирделәр. Үзебезнең илнеке, мөмкинлекләре дә, шартлары да бик ошый. Мин эшли башлаган елларда колхозда әллә никадәр комбайн иде, соңрак та җидешәр «Дон», «Нива» эшләгән еллар булды. Бүген бөтенесе өч комбайн эшли. Өчесе дә куәтле, зур бункерлы, киң ургычлы... Элек төрле басуларга бүленеп эшли идек. Хәзер бергә.

– Тик нинди уңайлы комбайннар булса да, яшьләр килми. Элек мондый техника бирсәләрме...

– Шулай шул. Бүгенге яшьләр бездән бик аерыла. Интернет, телефон-гаджетлар аларны үзләренә бәйләде. Хәзер комбайнчы ярдәмчесе табып булмый. Без яшүсмер чакта кыш уртасыннан комбайнчыларны көйләп, ышандырып куя идек. Безгә акча да кирәк түгел иде, алсыннар, эшләтсеннәр генә. Күпме түләсәләр, шуңа риза идек. Бәлки дөрес тә эшләмәгәнбездер... Хәтерлим әле, ярдәмче булып эшләгәндә, тәрәзә аша (кабинада урын тыгын, ярдәмчеләр күбрәк ачыкта. – Г.Х.) комбайнчыны күзәтеп бара идем, ни эшли, нәрсә, ничек... Бөтенесен беләсе, өйрәнәсе килә иде. Ул чакта ашлыкны башта уралар, аннан соң сугалар иде. Ярдәмчеләргә бик авыр: сәнәк тотып, көне буе комбайн алдыннан йөрисе, теземнәр чорнала, ургычлар тыгыла, аларны арчырга кирәк... Хәзер комбайннар, әйткәнемчә, куәтле, күбесенчә турыдан суктырабыз. Борчак басуында гына мәшәкать чыгарга мөмкин. Шулай да килүче юк.

– Быел синең өзеклексез эшләгән егерме дүртенче урагың икән. Иң авыры дип кайсын әйтер идең? Ә иң рәхәте булып кайсы ел истә калган?

– Иң авыры – 2010 елгы урак. Корылык елы. 9 августка уракны бетердек инде. Үзе искиткеч эссе, ашлык юк... Бер бункер тутыру өчен бишәр километрга якын басуны әйләнәсең... Яңгыр тоташ явып, бер көн эшләп, өч көн бүленеп, уракның сентябрь ахырына кадәр сузылган еллары да булды. Алай да кыен. Эш тә авырдан бара. Ике метр алга, бер метр артка чигенеп эшлисе... Иң рәхәте 2018 елда дип хәтердә калган. Уңыш та әйбәт булды, көннәр дә артык кызу булмыйча, коры торды – бер айда уракны тәмамладык. Дөрес, хәзер инде хуҗалык читтә дә җирләрне арендага алды, комбайннарга нагрузка күп. Бөртеклеләр, борчак кына түгел, орлыкка кукуруз да күп итеп үстерелә, шуңа күрә көзен дә эш җитәрлек.

– Син бит тракторчы да, җирләр дә эшкәртәсең, чәчәсең, агу-химикатлар да сиптерәсең...

– Үзем дә үткән еллар эчендә, бу басуларны елына ничәшәр әйләндек икән, дим.

– Ник авылда калдым икән? – дип үкенгәнең булмадымы?

– Юк, алай дип уйлаганым да юк. Райпода эшләгәндә, теләгәндә, район үзәгеннән квартира табып була иде, әти-әни дә каршы түгел иде. Үземнең дә, хатыным Люданың да авылдан китәсе килмәде. Безнең бәхеткә, авылның түбән очында йорт сатучы табылды, шунда төпләндек. Шәһәргә гомергә кызыкмадым, анда яши дә алмас идем.

– Комбайнчылар еш кына, быел гына эшлим, булды, туктыйм, диләр дә...

– Мин дә шулай инде. Җиткәндер инде, дисең дә... Иген басуы яныннан да тыныч кына үтеп булмый. Туктап, өлгерәме икән әле, дип башагын уып карыйсың, уңышы ничек дип, бөртеген саныйсың... Мин генә түгел, бөтен комбайнчылар да шулай, агрономнар кебек инде. Урак җитә башлагач, күңел тынгысызлана. Ел да нәрсәгәдер борчыласың, Эшләп булырмы икән дисең. Бер-ике көн эшләгәч, тынычланасың аннары... Быел басуда эшләргә күңелле. Әле менә көзге бодайны суктырдык. Басулар чип-чиста. Гектарыннан 70 центнердан артык чыкты. Башка басулар да күпне вәгъдә итә.

– Исән-сау җыеп алырга язсын.

Комбайнчылар белән сөйләшкәндә, без, иҗат кешеләре, ялгышабызмы, без генә шулай күрәбезме, басуда, кырда романтикага урын бармы, дип сорыйм. Рәфкатькә дә бирдем ул сорауны. Хәер, аңлаган кешегә әңгәмә барышында ук җавап бирде бит инде ул аңа. Өченче ел май аенда Рәфкатькә операция була. Катлаулырак булганга, табиблар өч ай сакланырга, алты ай авыр күтәрмәскә куша. Ә ул больничныен япканның икенче көнендә үк гаражга – ремонтка чыгып китә... Әнә шул романтика галәмәте инде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре