Әгерҗе районының Көчек авылында яшәүче комбайнчы Хуҗиннар династиясенең авыл хуҗалыгындагы гомуми эш стажы 85 елдан артып китә. Әтиләренең авылга, авыл хуҗалыгына булган мәхәббәте бүген тырыш улларына да күчкән.
Дамир Хуҗинның хезмәт юлы 1978 елда «Родина» колхозында башлана. Ул вакытта яшь егет авылдашы – данлыклы комбайнчы Равил Әхмәтовка ярдәмгә чыга. Ә инде 1981 елда үзе «Нива» комбайнын иярли башлый.
– Әтиебез – 36 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, соңгы көннәренә кадәр техникада эшләгән кеше. Ул күп еллар районда гына түгел, Татарстанда дан тотты. 1986 елда республикада 1 нче урынны яулады. Шул ук елны – 29 яшендә III дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены белән бүләкләнде, – дип искә ала улы Нияз.
Аның юлын өч улы – Илназ, Илһам һәм Нияз дәвам иттерә. Дөрес, уртанчылары авыл хуҗалыгында берничә генә ел эшләп ала, ә төпчекләре Нияз – 14, Илназлары 32 ел хезмәт куя.
– 2007 елда авылдашыбыз Зөфәр абый Минһаҗевның ярдәмчесе булып эшли башлаган идем. Аны остазым дип саныйм. Бик күп серләргә аңардан өйрәндем. Ә инде 2008 елда әтиемнең ярдәмчесе булдым. 2009 елда үзем штурвалга утырдым. 10 ел рәттән районда беренчелекне бирмәдем. 2011 елда 3 мең 120 тонна ашлык суктырып, безнең район өчен рекорд куйдым. Әгерҗе җирләрендә андый уңыш җыеп алу бик югары дип санала. Кайбер өлкән комбайнчылар: «Бу Нияз кайсы сезонда туктар икән?» – дип шаярталар иде, чөнки алдынгылыкны бирмәдем. Министрлык тарафыннан да, районнан да игътибар, акчалата премияләр мулдан булды. Ә хуҗалык ел да беренче урынга 400 килолы үгез бирә иде, – ди Нияз.
2020 елда исә комбайнын абыйсы Илназга тапшырып, аның ярдәмчесе генә булып эшли Нияз. Хәзер инде башка өлкәдә эшләсә дә, ялларында басуга барып, үзе эшләгән комбайнда бер-ике бункер гына булса да ашлык суктырып, күңелен тынычландырып кайта.
– Гаиләм белән әниебез янында авылда яшибез. Аңа зур рәхмәт. Гомере буе комбайнчыларны карап, тәрбияләп тору, чиста киендерү, тәмле ризыклар әзерләү кешегә күренмәсә дә, зур уңганлык сорый. Хатыным белән кыз үстерәбез. Маллар тотабыз, шөкер, авылда рәхәтләнеп яшәргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Үземнең хуҗалыкта бөтен техникам, җирләрем бар. Тырышып гомер иткәндә авыл – менә дигән җир, – диде Нияз.
Бүген дә кырларны иңләп йөрүче Илназ Хуҗин белән дә аралаштык. Аның дүрт улы да янәшәсендә. 21 яшьлек Ислам, 20 яшьлек Илсаф, 14 яшьлек Фәрхәттән 5 яшьлек Каюмнары да калышмый.
– Без дә шулай әтигә ияреп үстек, балалар да миннән калмады, – ди ул. – Хезмәт, эш белән үссеннәр, дим. Хәзердән үк авыл рухы күңелләренә салынмаса, олыгайгач, ничек үзгәртәсең аны? Ләкин миңа балаларны мәҗбүриләргә, эш кушарга туры килмәде. Алар үзләре авылны яратып, эшкә белеп тотына. Гаиләбез белән бергә басуда кайнашабыз. Ислам улым авылны аеруча ярата. 2022 елда 3 мең 480 центнер ашлык суктырып, Нияз абыйсының рекордын узып китте. Шундый тырыш туганнар, уллар белән ничек горурланмыйсың ди инде? Быел сөенеп эшли торган ел. Уңыш яхшы. Гектарыннан 30–35 центнер чыга. Дөрес, көзге бодайдан 70 әр центнер җыеп алган вакытлар да булды. Бүген барлыгы 15 мең центнер бөртек суктырдым. Урып-җыюның экваторын узып киләбез, – диде ул. – Иптәшемә дә рәхмәт. Хуҗалыкны да алып бара, безне дә карап, ашатып тора. Ашханә ризыгын сирәк ашыйбыз, я өйдән алып киләбез, яки иптәшем алып килеп сыйлый.
Илназ 1993 елдан, 12 яшеннән бирле комбайнда. Ә штурвалны кулына өч ел элек алган.
– Аңа кадәр гел энекәшләргә, улларыма ярдәмче булдым. Барыбыз да кырда урып-җыю чорында гына эшлибез. Урып-җыюны төгәлләп кайтып китәбез дә икенче елны кешедән алда килеп утырабыз. Игътибар җитми, дип зарлана алмыйм. Техника ватылуга, барысы да ярдәм итәргә ашыга. Дөрес, элек зур бозаулар да, премияләр дә бирәләр иде. Хәзер андый ярдәм бетте, – диде алдынгы комбайнчы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез