Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин әйтүенчә, коммуналь хезмәтләр буенча түләүләрнең чиктән тыш зур булуы турында бик күп шикаятьләр килә.
Вячеслав Володин сүзләренә караганда, узган елда уздырылган тикшерүләрдән соң, коммуналь хезмәтләргә квитанцияләр дөрес исәпләнмәү сәбәпле, халыкның тиешледән 50 миллиард сумнан күбрәк акча түләве ачыкланган.
Моннан тыш Монополиягә каршы федераль хезмәт төбәкләрдәге хакимиятләрнең ведомство күрсәтмәләрен санга сукмау очраклары артуын билгеләгән. 2023 елда – 14 очрак, шуннан соңгы ике елда инде 93әр шундый очрак теркәлгән. «Болар барысы да бәяләр билгеләүдәге тәртипсезлекләрне юкка чыгару өчен ашыгыч чаралар күрү кирәклеге турында сөйли», – дигән Дәүләт Думасы Рәисе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез