Бүген – Комсомолның туган көне. “ВТ” дуслары үзләренең яшьлекләрен искә төшерде
Гөлнур Мостафина (Кукмара районы):
– Без өч кыз районга комсомолга керергә үзебез бардык. Авылдан К-700 тракторына утырып бардык. Аның арабасында цемент иде. Күзләргә кереп тулды. Кукмарага барып җитсәк, безгә сәерсенеп карап торалар. Битләребез кап-кара икән. Тизрәк битләребезне юдык та, берничә сорау бирделәр дә, комсомолга алдылар. Әйтәсе сүзләрне, уставны төннәр буе ятлап утырган идек. Их, яшь чаклар.
Гөлназ Гәрәева (Мамадыш районы):
– Миндә комсомол билеты ике әле. Икесе дә саклана. 10 нчы класста югалттым мин билетны, укырга керергә китәсе бар, учеттан төшәсе, ә билет юк, эзли-эзли җан чыкты- юк... Гариза яздым райкомолга, бардым, бик каты ачуланып, выговор с занесением в учётную карточку дип, икенчене биреп кайтардылар. Шул көнне кичен алдагысын таптым. Китап эчендә генә булган.

Мөслимә Равзетдинова, (Балык Бистәсе):
– Комсомол билетым әле дә саклана. Бүген – истәлекләр барлый торган көн. Яшь чаклар искә төште. Төннәр буе устав ятлый идек. Бәйрәм белән, комсомолчыларны!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез