Соңгы елларда халыктан: «Юл буе кояштай балкып утырган көнбагыш басулары озата бара. Аларны бездә хәзер күбрәк чәчәләрме әллә?» – дигән сораулар еш ишетелә башлады. Әлеге сүзләрдә, чыннан да, дөреслек бар. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республикада 298,7 мең гектар мәйданга көнбагыш чәчкәннәр. Бу узган ел белән чагыштырганда, 86 мең гектарга күбрәк. Ни өчен аграрийлар әлеге культурага өстенлек бирә башлаган? Без шуны белештек.
Көнбагышны республиканың күпчелек районнарында үстерәләр. Ә менә Алексеевск, Бөгелмә, Нурлат, Әлки, Спас, Мөслим районнарында аеруча да күп итеп чәчәләр. Бу районнарда әлеге культура 15әр мең гектардан артык мәйданда үсә.
Әйтик, быел Нурлат районында 17 мең гектар тирәсе көнбагыш чәчкәннәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, хуҗалыкларның бу культураны күпләп үстерүенең беренче сәбәбе – бәясе отышлы булу.
– Бөртекле культураларның бәяләре түбән. Әйтик, бүген бодай 10–12 сум торганда, көнбагыш ике-өч тапкыр кыйммәтрәк (28 сум) йөри. Хуҗалыкларның файдалы культураларга өстенлек бирүе аңлашыла да. Шуңа күрә зур хуҗалыкларның барысы да көнбагыш чәчә, – ди идарә башлыгы.
Сер түгел, өлгереп җитмәгәнлектән, кыш чыккан көнбагыш басуларын да күргәнебез булды. Тик соңгы елларда аларны җыеп алырга өлгерәләр. Чөнки, бердән, агрономнар әлеге культура белән эшләргә өйрәнсә, икенчедән, орлыкларны үзгәрттеләр. Хәзер безнең территориягә туры килә, тиз өлгерә торган гибрид культуралар белән эшлиләр.
– Гомумән, соңгы елларда яңа төрле культуралар чәчә башладык. Соя, җитен – әнә шундыйлардан. Быел, беренче тапкыр, 500 гектарда киндер (конопля) чәчеп карадылар. Аларның барысыннан да май сыгалар, – диде Ирек Шәрәфетдинов.
Үстерү генә түгел, аларны урнаштырырга да кирәк бит әле. Бу яктан та игенчеләрнең күңелләре тыныч. Чөнки белгечләр көнбагышка ихтыяҗның елдан-ел артуын әйтәләр. Узган ел Нурлат районында май сыгу заводы ачылган иде. Биредә тәүлегенә 70 тонна чимал эшкәртәләр. Артканын Казандагы һәм Әлки районындагы заводларга җибәрәләр.
Апас районының «Агроактив» оешмасында ел саен 500 гектар чамасы көнбагыш үстерәләр.
– Безнең 3100 гектар гына җиребез бар. Ә көнбагышны күпләп үстерү өчен, зур мәйданнар кирәк. Чөнки, әйтик, быел чәчкән көнбагыш җиренә биш елдан соң гына кайта алабыз. Киләсе елда ул җирләр ял итәчәк, ике ел узгач – көзге бодай, аннан соң – язгы бодай, шуннан соң арпа чәчәбез дә бишенче елда көнбагыш игәбез. Бу әлеге культураның туфракта калган авырулары бетсен өчен эшләнә. Җиде елга бер чәчсәң, тагын да яхшырак булыр иде, тик, әйткәнечә, безнең андый мөмкин юк. Шул сәбәпле көнбагыш мәйданнарын арттыра алмыйбыз, – дип аңлатты хуҗалыкның директор урынбасары, агроном Фәргать Сибгатуллин.
Ул да хуҗалыкларның әлеге культура белән кызыксына башлауларының төп сәбәбе рентабельлеккә бәйле булуын әйтте.
– Мин 2016 елдан бирле директор урынбасары булып эшлим. Ул вакытта ягулыкның 1 тоннасы 27 сум иде. Бүген – 65 сум. Аммиак селитрасы ул елларда 8 сум иде, бүген – 18 сум. Ә 8–12 сум торган бодай бүген дә нәкъ шул бәядә йөри. Ә көнбагышны узган ел 35 сумнан саттык. Аңа игътибар артуның төп сәбәбе шунда. Файдасын алмагач, аны нигә чәчәргә? Авыл хуҗалыгы бик үзенчәлекле тармак инде ул. Анда даимилек юк. «Акчаң күп булса, җиргә тык», – диюләре дөрес инде. Шуңа күрә гел эзләнергә тырышабыз, яңалыкка омтылабыз. Хуҗалыкны алып барырга, яшәргә кирәк бит. Әйтик, без быел ясмык, соя чәчеп карадык. Отышлы дип тапсак, киләсе елларда шулай ук мәйданнарын арттырырга уйлыйбыз. Әлеге культуралар гектарыннан 70 мең сум тирәсе табыш китерә. Ә бодай – 5–6 мең сум, – ди Фәргать Сибгатуллин.
Хуҗалык көнбагышны шәхси заводка тапшыра икән. Заводка да уңайлы, үстерүчеләргә дә файдалы.
– Әлеге культура белән эшли башлаган елларда эш алымы башка иде. Елдан-ел эшләү тәҗрибәсе арта. Орлыкларны да үзгәрттек. Һәм нәтиҗә дә бар. Әйтик, узган ел уртача уңыш гектарыннан 40 центнер булды. Бу – хәтта Россия буенча бик шәп күрсәткеч. Соңгы биш елда даими рәвештә гектарыннан 30 центнердан күбрәк уңыш алабыз. Шул ук вакытта 11, 20 центнер алган хуҗалыклар да бар, – диде агроном.
Белгеч фикеренчә, көнбагышның вакытында өлгереп җитүендә климатның да өлеше бар. Аңа дым артык күп кирәкми, үзе дә кояш шикелле янып, әллә каян яктылык сирпеп торган культура, чыннан да, кояш ярата икән.
Күпчелек хуҗалыклар көнбагыш үстереп сата башласа, аның бәясе түбән тәгәрәмәс микән соң? Мамадыш районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрәхимов әнә шундый шик белдерде.
– Без ел саен көнбагышны шул бер чама – 7 мең тирәсе гектарда чәчәбез, – диде ул. – Районда терлек саны күп булгач, төп игътибарны азык культураларына (күпьеллык үләннәр, кукуруз, борчак, катнаш азык) бирәбез. Чыннан да, быел республикадагы хуҗалыклар техник культураларны күпләп чәчте. Бәясе булыр микән соң? Аның чыгымнары да зур бит. Шуңа күрә һәр район үзенә туры килгәнчә эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез