Көнбатышта Украина фронтының җимерелүен әйткәннәр

Украина кораллы көчләре фронт сызыгында Россия армиясе һөҗүменә каршы тору сәләтен җуйган. Британиянең хәрби аналитигы Александр Меркурис үзенең YouTube-каналында шундый фикерен җиткергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Шуны әйтергә тиешмен: Украина ягыннан чын мәгънәсендә каршылык күрсәтү юк инде. Алар позицияләрен саклый алмыйлар. Руслар һөҗүм иткәндә,  бик тиз чигенәләр», – дигән ул.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция зонасындагы хәлләр турында сөйләде. Югары башкомандующий әйтүенчә, анда Россия гаскәрләре өчен уңай вазгыять урнашып килә: алар  барлык участокларда актив һөҗүм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре